30 октябрь 2017 яңалыклары
-
Юбилеең белән!
Урсай авылында туып, хәзерге көндә Азнакай шәһәрендә яшәүче Галиева Раушания Рафаил кызының 28 октябрьда туган көне - 60 яшьлек юбилее. Әни, Сине туган көнең белән кайнар котлыйбыз. Сиңа кояш нурыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Безне сөендереп озын-озак яшә! Җан тынычлыгы, күтәренке кәеф юлдаш булсын...
-
Бәйрәмегез котлы булсын!
Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Мифтахов Фәһим Мәхмүт улын туган көне уңаеннан кайнар котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек...
-
Актүбәдә яшьләр лидерлары җыелды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында оешма һәм учреждениеләрнең яшьләр лидерлары җыелды. Лилия Аюпова хәмернең зыяны турында лекция укыды. Актүбә яшьләре лидеры Анастасия Прохорова тренинг үткәрде, 9 айлык эшчәнлеккә йомгак ясады. Соңыннан яшьләр киләчәктә башкарыласы эшләр хакында фикер алыштылар.
-
Азнакайның фольклор коллективлары бәйге тота
31 октябрьдә 18.00 сәгатьтә Мәдәният йортында "Халык җәүһәрләре" фольклор фестиваленең йомгаклау туры уза. Анда районыбызның фольклор иҗат коллективлары бәйге тотачак.