30 сентябрь 2015 яңалыклары
-
"Маяк"ка 2016 елның беренче яртыеллыгына язылу бара
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Җәйге мәшәкатьләр белән вакытның узганы сизелми дә. Әле җир акка төренергә иртәрәк булса да, безнең халыкта чананы җәен, арбаны кышын әзерлә дигән әйтем бар. Нәкъ шуны истә тотып һәм гаилә бюджетына экономия булсын дип, газетабызга 2016 елның беренче яртыеллыгына быелгы бәядән язылып калырга чакырабыз. Шулай ук бу...
-
Азнакай 1 нче мәктәбендә Тукай бюсты ачылды
Хәзер Азнакайның 1 нче мәктәбе укучыларын көн дә иртән бөек шагыйребез Габдулла Тукай каршы алачак. 30 сентябрьдә биредә аның бюстын ачу тантанасы булды. Әле июль аенда гына дәрәҗәле кунаклар катнашында Тукай микрорайонында әдибебез хөрмәтенә һәйкәл ачылган иде. Әнә шулай шагыйрьнең бәяләп бетергесез бай иҗатына, туган телебезне, милләтебезне үстерүгә куйган аяусыз...
-
Азнакайлыларга үз сәламәтлекләренә игътибар итәргә киңәш ителә
Йөрәк-кан тамырлары авырулары елдан-ел яшәрә һәм азына бара. Белгечләр Россиядә һәр елны 1 миллион 300 мең кешенең шушы авырулардан вафат булуы турында әйтә. Аларның күпчелеге хезмәткә яраклы яшьтәгеләр. Татарстанның кардиология хезмәте хәбәр итүенчә, татарстанлыларның һәр җиденчесе йөрәк яки кан тамырлары авыруларыннан интегә. Уйландырырлык саннар, шулай бит?! Хәлләр үзебездә дә бик...
-
Азнакайның 13нче ТОС активистлары сугышта катнашучылар белән очрашу үткәрделәр
Территориаль иҗтимагый үзидарәләр дә Өлкәннәр айлыгы акцияләренә актив кушылды. Шәһәрнең 13нче ТОС активистлары (җитәкчесе Әминә Хәкимова) сугышта катнашучылар, бала чаклары, яшьлекләре шушы чорга туры килгән буын вәкилләре белән очрашу үткәрделәр. Анда хәл итәсе проблемалар да күтәрелде. Әйтик, шәхси секторда яшәүчеләрнең берләренә су кертүдә, койма коюда ярдәм сорала. Инвалидлар тәрбияләгән гаиләләргә...