Татарстанда “Уңайлы мохит” программасы буенча 900 объект җайлаштырылган
2018 елда 25 объектта физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә уңайлыклар тудырылачак.
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстанда "Уңайлы мохит" программасы буенча 872 объект физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен җайлаштырылган.
Соңгы җиде елда әлеге юнәлештә беренче чиратта сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү, мәдәният объектларында тиешле уңайлылыклар тудырылды....