29 октябрь 2016 яңалыклары
-
Салават Миңнеханов: «Безнең аерылып торасыбыз килә!»
Татар эстрадасына зур шау-шу белән килеп кергән әлеге пар инде күптән үз тыңлаучысын тапты. Аларны кемдер пафостан гына торалар дип тәнкыйтьли, кемдер клипларын карагач "кеше кыланмаганны" дип куя. Ләкин яшьләр дә, әби-бабайлар да ярата аларны. Салават үзе дә бу хакта: - Мине әбиләр ярата, Аллага шөкер, - ди. Узган ел...
-
Азнакай районы Митрәй авылы җирлегендә “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү узды
Басу-кырларда, бакчаларда үскән уңышларны җыеп алып, кышлык азык-төлек әзерләп, җиңел сулап куйгач, күңел дигәнең рухи якны да баетуга тартыла башлый, моңа көзнең иртәли караңгы кичләре дә сәбәп була торгандыр бәлки. Концертларга, очрашуларга барасы килү теләге уяна, кайда, нинди чаралар оештырылуы белән кызыксына башлыйсың, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табыла... Әнә...
-
Азнакай гаиләләре Ана капиталыннан 25 мең сумны үз кирәк-яракларына тота ала
Азнакайда тагын 7 гаиләгә Ана сертификаты тапшырылды Әлеге тантана Азнакай Пенсия фонды идарәсендә узды. Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ләйсән Ваһапова тантанага килгән гаиләләрне котлап, изге теләкләрен җиткерде. - Бүгенге көндә Ана капиталының күләме 453 мең сум тәшкил итә. Әлеге программа 2018 елның 31 декабренә кадәр озынайтылды. Агымдагы елның 30 ноябренә...
-
Азнакай халкына Салават Фәтхетдиновның автографын сатып алырга тәгъдим итәләр
Avito сайтында татар эстрадасы йолдызы Салават Фәтхетдиновның автографын саталар Бу белдерүне куйган кеше әлеге истәлекне сатып, 50 000 сум акча алмакчы. Әйтергә кирәк, әлеге сумма Азнакай эш кешесенең 3-5 айлык эш хакына тәңгәл. "Идел" газетасы хәбәр иткәнчә, белдерү 13 октябрьдән бирле эленеп тора, аны 300гә якын кеше караган, ләкин товар...
-
Азнакайга көрәш буенча республика турнирына 60ка якын спортчы җыелды - ФОТО һәм ВИДЕО
Бүген Азнакайга республиканың төрле районнарыннан көрәшчеләр җыелды Азнакай шәһәре "Чатыр-Тау Арена" спорт комплексында республикабыз һәм районыбыз тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхесебез Әнвәр Баһаветдиновның якты истәлегенә багышлап көрәш буенча республика турниры узды. Ярышны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Әнвәр Баһаветдиновның тормыш иптәше Наилә ханым да катнашты. Алар үз...
-
Азнакай укучылары халык иҗаты белән таныштылар
Бүгенге яшьләр халык җырларын, үзбезнең төбәктән чыккан талантларны беләме? Татар мәдәниятына карашлары нинди? Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда үткәрелгән «Татар моңы безнең йөрәкләрдә» дигән кичәдә укучылар белән бергәләп әнә шул сорауга җавап эзләдек. Әҗүәт Җиһаншинны районда оста курайчы итеп беләләр. Кичәдә ул үзе ясаган музыка кораллары турында сөйләде һәм уйнап та...
-
Инсаф Мияссәров Азнакай районының алдынгы механизаторлары сафында атлый
Авыл малае булгач, Инсаф кечкенәдән үк техникага тартылып үсә. Балачактан ук туган авылы кырларын кыр корабында иңләү турында хыялланган Инсафның матур теләкләре тормышка аша. Менә быел 25 нче сезонын ипекәйләрне түкми-чәчми җыеп алуда тырыш хезмәт куйды ул. Ул бүгенге көндә районның иң алдынгы механизаторлары сафында атлый. "Егет кешегә җитмеш төрле...
-
Азнакай халкына шәһәрдән читкә чыгып йөрмәскә киңәш итәләр
30 октябрь - 1 ноябрьдә Татарстан Республикасында, шул исәптән Азнакайда да, һава торышының бозылуы көтелә. Кар яву һәм көчле җил аркасында юлда күрү мөмкинлеге шактый кимиячәк. Бозлавыклар хасил булырга мөмкин. Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы кирәксездән башка шәһәр һәм авыл биләмәләреннән читкә чыгып китмәскә һәм юл йөрү кагыйдәләрен катгый...
-
Азнакай кибетләрендә "Маяк" газетасына арзан бәядән язылырга мөмкин
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2017 елның беренче яртыеллыгына "Маяк" газетасына почтада да, редакциядә дә, интернет аша да язылырга мөмкин. Ярты елга язылу бәясе: физик затлар өчен - 642 сум. Һәр санны үзе килеп алырга теләүчеләр редакциянең рекламалар бүлегендә 348 сумга языла алалар. Газетабызга арзан бәягә яздырту өчен шәһәрнең берничә урынында язылу...
-
Азнакай Чаллы якташлар җәмгыятеннән бер төркем кунакларны кабул итте - ФОТОРЕПОРТАЖ
Азнакай белән Яр Чаллы якташлар җәмгыяте арасында багланышларга 1995 елда ук нигез салынган иде. Әле азнакайлылар - Чаллыга, әле чаллылар Азнакайга килеп, сукмакны сутмыйча яшиләр. Күптән түгел Тымытык ветараннары ак калада кунакта булып кайткан иделәр. Менә 28 октябрьдә Тымытык Мәдәният йорты каршы якны кабул итте. Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины,...