28 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Азнакайда игелеклелек декадасы бара. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Мәдәният йортының иҗат бригадасы Өлкәннәр көне уңаеннан Актүбә картлар һәм инвалидлар йортына концерт белән барды. Биредә тәрбияләнүчеләр аларның чыгышын һәрчак яратып көтеп ала. Бу юлы да кәефләре күтәрелеп калды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре аларга үзләре әзерләгән яшелчә һәм җиләк-җимеш консерваларын да күчтәнәч итеп җибәрде.
-
Азнакайда бораулаучы-ветераннарны хөрмәтләделәр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бүген Азнакай бораулау эшләре предприятиесе Өлкәннәр көне уңаеннан үз ветераннарын хөрмәтләде. Аларны котларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин килде. Ул изге теләкләрен җиткереп, тырыш хезмәтләре өчен ветераннарга тирән рәхмәтен белдерде.
-
Азнакай районының Актүбә бистәсе “Яшел Россия” акциясенә кушылды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бистәдә оештырылган чараларда барлыгы 1850 кеше катнашып, үзләренең чисталыкка, матурлыкка битараф булмауларын исбатлады. Өмә иске Актүбәдәге Ямашка елгасының үзәнен чистартудан башланып китте. Оешма-предприятие һәм учреждениеләр вәкилләре ярдәмендә баредән генә дә ике машина чүп чыгарылды. Бөтенроссия чарасыннан укучылар да читтә калмады: барлык мәктәпләрдә дә экологик дәресләр үткәрелде, укучылар агачлар утыртуда да...
-
Азнакайлыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтелә
29 сентябрьдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Әлеге чара кысаларында бу көнне "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге башкарма комитеты иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны 8.30-10.00 с әгатьләрдә - ТРның Азнакай нотариаль округы нотариусы Светлана Акулова; 10.00-12.00 сәгатьләрдә - ТР адвокатлар коллегиясенең район филиалы вәкиле; 13.00-14.30 сәгатьләрдә - суд...
-
Татарстан китап нәшрияты директоры иң күп сатылган китапларны атады
Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, рейтингның беренче урынында - "Зөләйха күзләрен ача" китабы. (Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында иң күп сатылган китапларны атады. Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, tatkniga.ru/ сайты аша электрон версиядә һәм басма вариантта сатылган китаплар аерыла. Китап нәшрияты директоры сүзләренчә, электрон...