28 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайда "Юлларда куркынычсызлык" атнасы бара
Район юлларында автотранспорт саны, машина хәрәкәте көннән-көн күбәя бара. Кызганыч, алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләренең саны да артып тора. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Узган сигез айда Татарстанда балалар катнашында 419 юл-транспорт...
-
Азнакай 2 нче урта мәктәбенең яшь армиячеләре уңышлары
26 сентябрьдә Казанның «Патриот» республика үзәгендә "Алга, яшь армиячеләр!" хәрби-спорт уеннары узды. Анда районыбыз данын Азнакай 2 нче урта мәктәбенең ОБЖ укытучысы Марат Сабуров җитәкчелегендәге командасы яклады һәм 9 район арасыннан өченче урынга лаек булды. Яшь армиячеләргә теория, ГТО нормалары, хәрби тактика буенча сынау тотарга туры килде. Безнең команда Кубок,...
-
Укытучыларга хезмәт хакы түләү системасының яңа проекты эшләнә - Россия мәгариф министры
Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева 2020 елга укытучы вазифалары чикләрен кертү һәм "кәгазь эше"ннән азат итү турында сөйләде, шулай ук укытучының хезмәт хакы төшү ачыклаган төбәкләрдә "катгый эшләргә" вәгъдә итте. Бүген Сочида узган Гомумроссия мәгариф профсоюзы Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә министр 2020 елга педагоглар өчен профессиональ стандарт өстендә (укытучы вазифасын...
-
Татарстанда гөмбә ашап агулану очраклары күренә башлады
Бәхеткә, быел агулануның үлемгә китергән очраклары теркәлмәгән. Узган елгы мәгълүматларга күз салсак, ал гөмбә дип белеп, агулы гөмбә ашау аркасында ике кешенең гомере өзелгән булган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Казан шәһәренең 7 нче клиник хастаханәсе токсикологы, табиб-реаниматолог Алия Насыйбуллина җиткергән. Аның сүзләренчә, ТР Токсикология үзәгенә көн саен гөмбә ашап агуланган...
-
Марат Әхмәтов министр вазифасында кала
Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде. Шулай итеп, Дәүләт Думасына "Бердәм Россия" сәяси партиясе федераль кандидатлар исемлеге буенча депутат итеп сайланган Марат Әхмәтов депутатлык мандатыннан баш тартты. - Марат Әхмәтов Татарстан республикасы хөкүмәтенең иң тәҗрибәле һәм абруйлы әгъзасы булып тора, - диде Рөстәм миңнеханов. - Аның авыл хуҗалыгы һәм...
-
Ничек итеп эшләмәскә?
Кагыйдә буларак, семинарларда алдынгы эш тәҗрибәсен уртаклашалар, ничек итеп эшләргә кирәклеген өйрәтәләр иде. Ә менә "Чалтаймас" хуҗалыгында узган авыл хуҗалыгы эшләренә багышланган семинарда киресенчә булды. - Без бүген көзге авыл хуҗалыгы эшләрен тизрәк төгәлләү һәм ничек итеп эшләмәскә кирәк икәнлеген белер өчен, гыйбрәт алырга дип тә җыелдык, - дип семинарны...
-
Азнакайда көзге авыл хуҗалыгы эшләренә багышланган семинар булды
"Чалтаймас" хуҗалыгында көзге авыл хуҗалыгы эшләренә багышланган семинар булды. Анда сөт җитештерүне арттыру, җир эшкәртү, чәчүлек орлык әзерләү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
-
«Маяк» газетасы редакциясе 29 сентябрьдә “Әбүнәче көне” үткәрә. Килегез, «Маяк»ка язылучы һәркемне бүләкләр көтә!
«Маяк» газетасы редакциясе 29 сентябрьдә 9.00-15.00 сәгатьләрдә Азнакай почтамты (Азнакай шәһәре, Пушкин ур., 6) бинасында "Әбүнәче көне" үткәрә. Бик күңелле булачак, килегез! «Маяк»ка язылучы һәркемне бүләкләр көтә!
-
Азнакайда һәм Актүбә эшчеләр бистәсендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ярминкә узачак
Көзге ярминкәнең чираттагысы Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан шимбә - 1 октябрьдә - Азнакайда "Шифа" мәйданында, Актүбә эшчеләр бистәсендә - базар каршында 8 сәгать 30 минутта башлана. Анда ит, сөт, ярма, он, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак. Районыбыз үзешчәннәре концерты кәефләрегезне күтәреп җибәрер. Көзге муллыктан фадйланып...
-
Баш казыйдан кайбер сорауларга җаваплар
Динебез һәм шәригать буенча һәрбер мөселманда күп төрле сораулар туа, төрле җирдә, төрле кеше төрлечә аӊлата, үз фикерен белгертә. Әмма бу мәсьәләдә без барыннан да элек Китап сүзләренә, Мөһәммәт пәйгамбәребезнеӊ (с.г.в.) сөннәтенә һәм казыйларыбыз хөкемә таянырга тиешбез. Габдулхак Саматов (1930-2009) Татарстанда ислам динен, татар халкы традцияләрен дәвам итүгә, торгызуга зур...
-
Азнакайда тикшерү бүлеге җитәкчелеге халыкны кабул итә
ТР буенча Тикшерү идарәсенең Азнакай районара тикшерү бүлеге җитәкчелеге һәр атнаны халыкны түбәндәге адрес буенча кабул итә: Азнакай шәһәре, Ленин урамы, 30 нчы йорт). Алдан язылу һәм тулырак мәгълүмат өчен тел.:7-32-09, 7-32-05.