27 октябрь 2017 яңалыклары
-
Чалпыда Аппаков Сәгадәт Шәрифҗан улына истәлек тактасы ачылды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Татарстанның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булган, 26 ел "Коммунизмга" колхозын җитәкләгән, авыл тарихында тирән эз калдырган легендар шәхесне искә алу кичәсендә район җитәкчелеге, хезмәт ветераннары, авылдашлар катнашты.
-
Азнакайда волейбол буенча дусларча матч узды
Бер ай дәвамында мәгариф идарәсе һәм район һәм шәһәр башкарма комитетлары командалары арасында волейбол буенча дусларча матчлар узды.
-
Азнакай укучылары Төньяк Кавказга сәяхәткә киттеләр
Азнакай 5 нче урта мәктәбе укучылары физкультура укытучылары җитәкчелегендә Төньяк Кавказга сәяхәткә киттеләр. Ел саен мәктәп каникулларны шулай кызыклы уздыра.
-
Азнакайлылар “Дус сыйныф серләре” республика бәйгесенә әзерләнә. ФОТОРЕПОРТАЖ.
"Дус сыйныф серләре" республика бәйгесенең мәктәп этабы старт алды. Узган ел әлеге бәйгедә республика күләмендә гимназиянең 8 А сыйныфы җиңү яулаган иде.
-
Көз бәйрәме күңелле уза. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Район мәктәпләрендә көзге баллар, "Алтын көз" дигән бәйгеләр узды.
-
Азнакай районы мәктәпләрендә беренче чиреккә йомгак ясала
Мәктәпләрдә беренче чирек йомгаклары буенча ата-аналар җыелышлары уза. Укучыларның көзге каникуллары 30 октябрьдә башлана һәм 5 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
-
Актүбә укучылары КВНда көч сынаштылар
Актүбә бистәсе китапханәсендә юбиляр-язучылар иҗатына багышланган КВН узды. Анда 1 нче урта мәктәпнең "Ал җилкәннәр" һәм 2 нче урта мәктәпнең "Нәни укучылар" командалары көч сынашты. Уен өч турда узды. Укучылар С.Маршак, Э.Успенский, М.Сибиряк, В.Гауф әсәрләре буенча сорауларга җавап бирделәр. Җанатарлар да биремнәрне үтәп, үз командаларына баллар туплый алды. Китапханә хезмәткәрләреннән...