27 июнь 2012 яңалыклары
-
Соравыгыз туса
28 июньдә 12.00 сәгатьтә Азнакай районара тикшерү бүлегендә ТР буенча Россия Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары И.Мәссәлимов гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен тел.: 7-05-22.
-
Котлыйбыз!
Эчке эшләр подполковнигы Зарипов Рәфис Фәварис улына граҗданлык оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар министрлыгы фәрманы нигезендә бер баскычка югары: эчке эшләр полковнигы исеме бирелде. Котлыйбыз!
-
ДНД җәмәгатьчелек тәртибе сагында
Чираттагы атналык киңәшмәне ачып, район башлыгы вазифаларын башкаручы, район башкарма комитеты җитәкчесе М.Шәйдуллин милли бәйрәмебез - Сабан туен үткәрүдә зур активлык һәм иганә өлеше керткән, Чиләбе шәһәрендә милләттәшләребезгә Сабантуй үткәрүдә ярдәм оештыруда катнашкан хезмәт коллективларына, эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Марсель Зөфәр улы дәүләт янгын күзәтчелеге начальнигы эчке эшләр хезмәте полковнигы...