27 апрель 2012 яңалыклары
-
Апрель – шигърият ае
Апрель - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны җиһанга бүләк иткән ай, шигърият ае. Районыбыз мәктәпләрендә әлеге айлык кысаларында күп кенә әдәби чаралар, очрашулар үткәрелә. Укучылар арасында да каләм тибрәтүче яшь шагыйрәләр җитәрлек. Бүген без аларның берничәсенә түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать иттек: 1) Нинди иҗади уңышларың бар? 2) Язудан тыш башка...
-
Талантлар “Мизгел”дә ачыла
Шушы көннәрдә бер төркем укучылар һәм аларның ата-аналары, якыннары, дуслары өчен истәлекле вакыйга үтте: "Мизгел" күргәзмә залында яшь рәссамнарның тәүге иҗат эшләре күргәзмәсе ачылды. Яшәгән җиребезнең матурлыгын күрә, тоя белү, сәнгать әсәрләре аша күңелләргә үтеп кереп, кешелеккә табигатьне саклау кирәклеген һәрдаим искәртеп тору - күргәзмә залының төп эшчәнлеге юнәлешләреннән берсе....
-
Карамалының сөт чишмәсе
Карамалы цехының алдынгы савымчылары (сулдан) Нәфисә Ситдыйкова, Зифа Галимова һәм Алсу Сафина "Союз Агро" җәмгыятенең Актүбә региональ җитештерү комплексының (РПК) Карамалы цехы терлекләрдән үрчем алу һәм продукция җитештерү буенча районда иң алдынгылар рәтендә бара. Биредә барлыгы 1500 башка якын мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 500 е - продукция бирүче савым...
-
Алдынгылар сафында
Тракторчы Зирәк Сәлахов (сулда) һәм шофер Насыйх Хәйретдинов "Агро-ТНГС-И" ҖЧҖ нә караган "Вахитов" бүлекчәсендә иртә язгы культуралар чәчү кызу темплар белән бара. Тракторчы Зирәк Сәлахов һәм шофер Насыйх Хәйретдинов кырда 30 ел эшли. Быел алар арпа чәчүгә беренчеләрдән булып тотынган. Хуҗалыкта 8 техника белән 560 гектар мәйдан чәчелгән. Әле эш...
-
“Маяк” газетасына язылу бара!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Маяк" газетасына 2012 елның икенче яртыеллыгына язылу бара. Язгы-җәйге мәшәкатьләр белән язылырга оныта күрмәгез. Көн хәбәрләре, яңалыклар, кызыклы язмалар тулы газетабыз атнаның һәр чәршәмбе һәм җомгасында өйләрегезгә килеп торсын дисәгез, элемтә бүлекләренә ашыгыгыз!
-
Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!
Хөрмәтле азнакайлылар! Районыбыз кунаклары! 1 Май - һәркайсыбыз көтеп алган Яз һәм хезмәт бәйрәме. Еллар бер-берен алыштырып, нинди генә сәяси һәм икътисади үзгәрешләр чорында яшәсәк тә, ул барыбыз өчен дә иң якты, иң күркәм бәйрәм булып кала. Хезмәтне, эш кешесен олылау һәм аңа мәдхия укыган бәйрәм. Язгы яңарыш чорында үзебез...
-
Шәһәр халкы игътибарына!
28 апрельдә мөселман һәм православие зиратларында өмә үткәрелә. Өмәдә катнашырга теләүчеләрне 8.00 сәгатьтә Балалар иҗаты үзәге тукталышыннан, автовокзалдан махсус автобуслар алып китәчәк.
-
Кыр эшләре көндәлеге
Районда язгы кыр эшләре комплекслы төстә һәм тулы куәтенә бара 26 апрельгә район басуларында 6789 гектарда (57 проц.) арпа, 731 гектарда (54 проц.) солы, 800 гектарда (67 проц.) борчак, 40 гектарда (5 проц.) техник, 644 гектарда (4 проц.) тамыр культуралары чәчелгән. Барлык мәйданның 34 процентында күпьеллык үлән, 43 процентында уҗым...
-
Тукай безнең йөрәкләрдә
Елдагыча, 26 апрельдә Мәдәният йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үтте. Укучылар, район сәхнә йолдызлары, балалар иҗат коллективлары тамашачыга шигырьләр, җыр-биюләр бүләк итте. "Гөлстан" әдәби берләшмәсе әгъзалары Галия Сәетшина, Ильмира Сәлахова, Гөлчәчәк Садретдинова чыгышлары кичәне тагын да тулыландырып җибәрде. Шигъри бәйрәм белән район башкарма комитеты...
-
Бөек Җиңүнең 67 еллыгына
4 май көнне традицион жиңел атлетика эстафетасы узачак. Старт Татарстан мәйданында бирелә. Ленин, Гагарин, Солтангалиев, Пушкин урамнарын үз эченә алган дистанцияне узарга туры киләчәк. Бәйгегә мәктәпләрдән һәм предприятиеләрдән берәр команда чакырыла. Башлана 17.00 сәгатьтә. 6 май көнне шәһәребезнең Боз сараенда спорт уеннары фестивале оештырыла. Бәйгедә Азнакай һәм Актүбә сәнәгать предприятиеләре,...
-
Чишмәләр – яшәү чыганагы
Моннан нәкъ 17 ел элек, "Азнакайнефть" идарәсе "Илһам" чишмәсен төзекләндереп, республикада игелекле эшкә башлангыч биреп җибәргән иде. Шул ук елны "Татнефть" ААҖе әлеге инициативаны яклап, чишмәләрне зәвык белән карап тоту буенча конкурс игълан итте. Бүгенге көнгә идарәбез тарафыннан биш районда 117 (Азнакайда - 88, Бөгелмәдә - 13, Әлмәттә - 4,...
-
Эшмәкәрләр советы оешты
Кичә район Советының утырышлар залында оешма-предприятие җитәкчеләре, җаваплы белгечләр катнашында эшмәкәрләр конференциясе узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Гөлия Сөләйманова алып барды. Эшмәкәрлек, КФХ, ЛПХ үсеше буенча район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Әнвәр Җиһангиров үз чыгышында эшмәкәрләрнең барлык проблемаларын уртага салып хәл итәр, район җирле органнары белән...
-
Ике көндә 326 декларация кергән
Узган атнада районара салым инспекциясендә ачык ишекләр көне уздырылды. Әлеге чара кысаларында теләге булган һәркем 2012 елның декларация кампаниясе белән танышты һәм шулай ук физик затлар кеременә салым буенча декларацияләр тутыру буенча практик рекомендацияләр алды. Салым хезмәте белгечләре бик күп сорауларга җаваплар бирделәр. Теләгәннәр урында ук НДФЛ буенча салым декларацияләрен...
-
Уңайлы итеп эшләнде
Район үзәк сырхауханәсендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлыклар тудыру максатында административ корпуста, флюорография, дүрт дәвалау бүлекләрендә, поликлиникада пандуслар куелды һәм шәхси гигиена бүлмәләрендә махсус санитария җиһазлары урнаштырылды. Керү ишекләре киңәйтелде, персоналны чакыру өчен шунда ук сигнал төймәләре дә бар. Поликлиникада инвалидларны кабул итү өчен махсус бүлмә җайлаштырылды, тиешле медицина...
-
Татар сыйныфлары ачыла
Азнакайның 6 нчы урта мәктәбендә 2012-2013 уку елында 1 һәм 3 нче татар сыйныфлары ачыла. Төп фәннәр (әдәби уку, рус теле, математика, тирә-як дөнья) рус телендә, ә сыйныф сәгате, рәсем, музыка, хезмәт дәресләре татар телендә укытылачак. Мәктәп администрациясе ата-аналардан гаризалар кабул итә башлады. Белешмәләр өчен тел. 9-32-51.