26 декабрь 2017 яңалыклары
-
Азнакай районы Тымытык авылында яшәүче Фатыйха Әхмәтгалиевага 90 яшь тулды
Азнакай районы Тымытык авылында гомер итүче Фатыйха Әхмәтгалиевага 90 яшь тулды. Тыл хезмәтчәнен күркәм бәйрәме белән җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илдар Хәйдәров тәбрик итте. Үзенең изге теләкләрен туганнары, хезмәттәшләре, авылдашлары да җиткерде.
-
Азнакай шәһәренең «Гнездышко» балалар бакчасына Кыш бабай килде
Азнакай шәһәренең 8 нче «Гнездышко» балалар бакчасы профсоюзы үз хезмәткәрләре өчен көтелмәгән бүләк ясады. Коллектив музыка залында чыршы бизәгәндә Кыш бабай белән Кар кызы килеп килеп керде. Алар Яңа ел белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр, чыршы тирәли бакча хезмәткәрләрен җырлатып, биетеп, тәмле бүләкләр өләштеләр. Фәридә Мөстәкыймова, балалар бакчасы мөдире
-
«Универсал-Азнакай» Ямашев урамында Чыршы шәһәрчеге ачты
Азнакай кварталларында Чыршы бәйрәмнәре дәвам итә. Бүген Элеонора Алчина җитәкчелегендәге "Универсал-Азнакай" идарәче компаниясе Ямашев урамындагы кварталда Чыршы шәһәрчеге ачты. Азнакай Яшьләр үзәге хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы бәйрәм әзерләгәннәр. Резеда ШӘРИПОВА Узган атнада Чыршы шәһәрчекләрен "Жилсервис - Азнакай" һәм "Квартал 28" идарәче компанияләре ачкан иде.
-
Актүбә бистәсендә Кар шәһәрчеге ачылды
Актүбә бистәсендә Яңа ел шәһәрчеге ачылды. Мәдәният хезмәткәрләре җырлы-уенлы күңелле программа әзерләделәр. Бистә җитәкчеләре халыкны Яңа ел белән тәбрикләде. Кечесе дә, олысы да җырлап-биеп, төре уеннарда катнашып, күңел ачтылар.
-
Азнакай шәһәре Яңа Юл бистәсендә күп балалы гаиләләр яшәүче йортларга газ кертү мәсьәләсе каралды
25 декабрьдә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Татнефть" җәмгыятенең кадрлар һәм социаль үсеш буенча генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов белән берлектә азнакайлыларны кабул итте. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе авыру балаларга дәвалану өчен ярдәм күрсәтүгә кагылды. Кабул итү вакытында Яңа Юл бистәсендә...
-
«Бердәм Россия»нең Азнакай җирле бүлеге балалар бакчаларына бүләкләр өләшә
Алтынчы елын «Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлеге район һәм шәһәр Советлары депутатлары, предприятие-оешмалар җитәкчеләре белән берлектә балалар бакчаларына бүләкләр өләшә. Дүшәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов 18 нче "Улыбка" балалар бакчасында узган бәйрәм кичәсендә катнашты. Ул педагогларны, әти-әниләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм уенчыклар тапшырды.
-
Азнакай районы Күктәкә авылы фермеры Темир Насыйбуллин республика бәйгесендә җиңү яулаган
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү - Татарстанда иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Ел саен әлеге максаттан "Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык" республикакүләм бәйгесе игълан ителә. Бүгенге көндә районыбыз хуҗалыклары арасында уңышлы эшләп килүче дип Күктәкә авылыннан Темир Насыйбуллин хуҗалыгы танылган. Бәйгенең республика буенча...