26 октябрь 2017 яңалыклары
-
Азнакайда өмә бара. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Территорияләрне коелган яфраклардан чистартырга балалар бакчалары хезмәткәрләре дә чыкты.
-
Азнакай педагоглары ГТО нормаларын тапшыралар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакайның сәләтле укучыларына сертификатлар тапшырдылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Төбәк олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар Түбән Кама шәһәрендә узган "Татнефть" җәмгыятенең "Сәләтле балалар" Слетында катнаштылар. Быел фонд бүләгенә районыбыздан 15 укучы һәм 8 укытучы лаек булды.
-
Бүген “Маяк” газетасы редакциясендә “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бүген "Маяк" газетасы редакциясендә кешене соңгы юлга озату тәртипләре, бу нәүбәттән башкарыла торган дини йолалар, мәетне ярудагы медицина таләпләре турында "Түгәрәк өстәл" сөйләшүе үтте. Әмирҗан хәзрәт, район үзәк сырхауханәсе баш табибы урынбасары Лилия Шакирова газета укучыларыбызның күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр.
-
Азнакайда парламент сәгатьләре уза. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Районның белем бирү учреждениеләрендә һәм хезмәт коллективларында Татарстан Фәннәр академиясе, муниципаль орган вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган лекцияләр уза. Бүген Лениногорск политехник көллияте студентлары алдында Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, член-корреспонденты, профессор Вадим Хоменко Конституциянең кабул ителү тарихы, кеше хокуклары, республикабыз Парламенты функцияләре турында чыгыш ясады.Районның белем бирү...
-
Азнакайның беренче сыйныф укучылары өчен экологик бәйрәм узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Мәдәни үзәк хезмәткәрләре Азнакай 1 нче урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары өчен экологик бәйрәм уздырдылар. Әкият геройлары балалар белән бергә табигатебезне саклау хакында сөйләштеләр. Укучылар уеннарда һәм викториналарда актив катнаштылар.
-
“САУНА”, “РӘШИДӘ-ГӘРӘЙ ОНЫКЛАРЫ“, “МИНЕКЕЛӘР”: АРТИСТЛАР ВАТСАПТА НИНДИ ТӨРКЕМНӘРДӘ УТЫРА?
Килешәсездер, телефонга көйләнгән ватсап - иң популяр, җайлы, уңайлы һәм арзан аралашу чарасына әверелде. Ватсапта төркемнәр ачу да киң таралды хәзер. Алар арасында нинди исемлеләре генә юк! Ә эстрада артистлары нинди төркемнәрдә утыра икән? Бу хакта үзләреннән сораштык. Рифат Зарипов: "Бүгенге көндә ватсап, Инстаграм, гомумән, Интернет бик популяр. Ватсап көндәлек...
-
БАЛА СӨЙЛӘШМӘСӘ, НИШЛӘРГӘ?
Бала өч яшендә инде сөйләшә белергә тиеш, ди белгечләр. Әмма күп кенә балаларда сөйләм үсешендә артта калу күзәтелә. Һәм бу нәкъ менә соңгы елларда бик зур борчу уяткан күренеш. Ни өчен бала сөйләшми икән соң? Бу сорауга Казан 405 балалар бакчасының югары квалификацияле логопеды Лариса Кирикмасова җавап бирә. "Балалар бакчасының...