26 октябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайның Яшьләр үзәгендә “Әби-бабамның оста куллары” фестивале узды
Борын-борыннан килгән йолаларыбыз, әби-бабайларның осталыклары барланган бу чараны Яшьләр үзәге хезмәткәрләре "Әби-бабамның оста куллары" дип атап, аларның оныклары игътибарын менә шушы милли байлыкларыбызга юнәлтергә булдылар. Ул районыбызда игълан ителгән өлкәннәр айлыгы кысаларында оештырылды. Талантларны ачкан бу фестиваль шулкадәр үк кызыксыну уятыр дип уйламаган да идек. Анда җирлегебездә гомер итүче 40тан...
-
Азнакайда 33 гаиләгә янгын турында хәбәр бирү җайланмасы куелган
Агымдагы елда Азнакай районында барлыгы 29 янгын булган. Янгыннарның төп сәбәпләре: ут белән сак эш итмәү; электр җиһазларыннан файлалану кагыйдәләрен сакламау; транспорт чараларының төзексезлеге, ут төртү, яшен сугу һәм башкалар. Быел янгыннарда 3 кеше һәлак булган. "Кызыл әтәч" һәммәбезнең йортын шакырга мөмкин. Үлемгә китерүче янгыннарның күбесе төнлә, кеше йоклаган вакытта...
-
Ул күпер башка бер кешегә дә бәла китермәсен иде
Бөтен дөнья сары алтыннан. Агачлар шәрә җирне киләсе суыклардан тизрәк капларга теләгәндәй, яфракларын тиз-тиз җиргә коялар. Гөлия урман яны сукмагыннан гүзәллеккә хозурланып әкрен генә атлый. Шушы сукмактан парлашып, көлешә-көлешә ничә тапкырлар уздылар бит алар. Ничек рәхәт, ничек күңелле иде ул вакытларда! Яшьлек мәхәббәте Рөстәм белән алар мәңге аерылышмастай бәхетле парлар...
-
Азнакай мәктәпләрендә медиакуркынычсызлык дәресләре узачак
Бүгенге заман медиа-мохитендә балаларның сәламәтлеген саклау һәм әхлагын үстерү көнүзәк мәсьәләгә әверелеп бара. Хәзер компьютры булмаган кеше бик сирәктер. Һәр мәктәп тә "Мәгариф үсеше" проекты нигезендә Интернет челтәренә тоткашкан. Россиядә Интернет Куркынычсызлыгы Үзәге мәгълуматлары буенча 14 яшькә кадәр 10 млн бала Интернеттан актив файдалана, бу илебез интернет-аудиториясенең 18 проценты дигән...
-
Азнакайда Әнвәр Баһаветдиновның истәлегенә көрәш буенча республика турниры узачак
29 октябрь көнне "Чатыр-Тау Арена" спорт комплексында республикабыз һәм районыбыз тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхесебез Әнвәр Баһаветдиновның якты истәлегенә багышлап көрәш буенча республика турниры уздырыла. Ярышларда 1999 һәм аннан яшьрәкләр җиде авырлык категориясендә көч сынашачак.
-
Депутат Азат Мирмиев Азнакай халкын кабул итәчәк
27 октябрь көнне 15.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) Азнакай шәһәр Советы депутаты, җылылык предприятиесе директоры Азат Мирмиев халыкны кабул итә. Алдан 7-01-92 телефоны аша язылырга мөмкин.
-
Азнакайда 38 яшьлек хатын-кызны пычак кадап үтергәннәр
Бу елның 25 октябренә каршы төндә Азнакай шәһәрендәге фатирда пычак яралары булган 38 яшьлек хатын-кызның мәетенә тап булалар. Әлеге факт буенча Азнакай тикшерү бүлеге тарафыннан "үтерү" билгеләре буенча җинаять эше кузгатыла. Үтерүдә шик тудырган җирле 40 яшьлек ир-ат кулга алына. Тикшерү версиясе буенча, җинаятьтә шик тудыручы ир әлеге хатын-кыз белән...
-
Азнакай районы иҗтимагый совет утырышында дини мәсьәләләр каралды
Хәзерге анык кына багланыш булмаган җәмгыятьтә дин әһәмиятле урын алып тора. Әхлак, әдәп кануннарын, кешелек кыйммәтләрен саклауда аның роле, сүз дә юк, бәхәссез. Иҗтимагый советның чираттагы утырышы менә шушы мөһим мәсьәләгә багышланды. Аны алып барган совет рәисе Әнәс Исхаков сүзен райондагы иҗтимагый оешмаларның бүгенге эшчәнлеге, төрле өлкәләрдә яулаган грантлар турында...
-
Азнакай кибетләрендә "Маяк" газетасына арзан бәядән язылырга мөмкин
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2017 елның беренче яртыеллыгына "Маяк" газетасына почтада да, редакциядә дә, интернет аша да язылырга мөмкин. Ярты елга язылу бәясе: физик затлар өчен - 642 сум. Һәр санны үзе килеп алырга теләүчеләр редакциянең рекламалар бүлегендә 348 сумга языла алалар. Газетабызга арзан бәягә яздырту өчен шәһәрнең берничә урынында язылу...
-
Юстиция полковнигы Ильяс Мәсәлимов Азнакайда халыкны кабул итәчәк
27 октябрь көнне 12.00 сәгатьтә ТР буенча Тикшерү идарәсенең Азнакай районара тикшерү бүлеге бинасында (Ленин ур., 30 нчы йорт) ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Мәсәлимов халыкны кабул итә. Алдан язылу һәм тулырак мәгълүмат өчен тел.: 7-32-09, 7-32-05.