26 август 2013 яңалыклары
-
Белгечләр азнакайлыларга гаиләне сакларга ярдәм итә
Бүген Азнакайда аерылышучылар саны никахлашучыларга караганда ике тапкыр күбрәк. Гаиләне җимерелүдән ничек саклап калырга? Мөгаен, нәкъ шушы юнәлештә шәһәребездә «Аңлы ата-аналар мәктәбе» гаилә клубы эшләвен күпләр белеп тә бетермидер. Без бу хакта сөйләүне сорап «Өмет» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Лилия Хәлимовага мөрәҗәгать иттек. -Безнең «Өмет»...
-
Азнакайлылар су белән сакчыл файдалануга карамастан, азрак түли башламадылар
ОДН сүзе хәзер Азнакай халкы сөйләшкәндә иң еш куллана торган сүзтезмә дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки фатир хуҗалары җилкәсенә авыр йөк булып төште ул. Су белән сакчыл файдалануыңа карамастан, исәпләгеч күрсәткечләре кырында аннан күбрәк күләмдә ОДН өчен түләү килсен әле?! Нәкъ менә шул саннарның каян килеп чыгуын ачыклар өчен сишәмбе...
-
Азнакайда югары темпларда көзге чәчү эшләре бара
Фәнүс Кәримов КФХ игенчеләре урып-җыю эшләрен кыска срокта һәм сыйфатлы башкарып чыгу өчен бар тырышлыкларын куя. Бүгенге көндә көзге культуралар тулысынча җыелып бетте. Гектарыннан 30 ар центнер чыккан иген уңышы күңелләргә шатлык өсти. Уңышка нигез көздән үк салына. Биредә бу хакыйкатьне яхшы аңлап эш итәләр. Барлык агротехник таләпләрне саклап, сыйфатлы...
-
Азнакай мәктәпләрендә бердәм мәктәп формасы кертелде
1 сентябрьдән барлык укучылар өчен мәҗбүри мәктәп формасы кертеләчәк. Аның нинди булуын һәр мәктәп үзе хәл итә. Соңгы елларда район белем бирү учреждениеләренең күбесендә мәктәп формасы кертелгән иде инде. Мәсәлән, шакмаклы итәк һәм жилетлар - Азнакай 5 нче урта мәктәбенең йөзе булып тора. - Яңа уку елын өченче ел шундый...
-
Азнакайда ЮХИДИ хезмәткәрләре аек мотоцикистның транспортын тартып алганнар
Күптән түгел, редакциябез почтасына түбәндәге эчтәлекле хат килде. «ЮХИДИ хезмәткәрләренә һәм бүлек начальнигына зур үтенеч белән хат язам. Күңелемне бер сорау борчый: ни өчен инспекторлар авылларга чыгып, мотоцикллы кешеләргә "бәйләнәләр" икән? Күпчелек кеше әлеге төр транспорт белән мал тамагын туйдырып, үз тормышын алып барырга тырыша. Күптән түгел, аек килеш йөргән...
-
Азнакайлылыр 404 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саткан
Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре тарафыннан бу елның беренче яртыеллыгына 363 млн сумлык тулай продукция җитештерелгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда - 114 процент. 404 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Бу узган елгыдан 40 млн сумга күбрәк.
-
Афиша: 30 августта Азнакайда зур бәйрәм уздырыла
Татарстан Республикасы көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне һәм Татарстанда нефть ятмалары үзләштерелә башлауга 70 ел тулу уңаеннан 30 августта Азнакайда зур бәйрәм уздырыла. Бу көнне көнчыгыш микрорайонда 13.00 сәгатьтә яшь өйләнешүчеләр паркы ачылачак. Мәдәният йорты каршындагы мәйданда 14.00 сәгатьтә Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елына багышланган чәчәкләр...