25 декабрь 2017 яңалыклары
-
Азнакай районы Балтач мәдәният йорты музееның 8 кызыклы экспонаты
Азнакай районы Балтач мәдәният йортының "Туган якны өйрәнү" музее 20 елдан артык эшли. Тарих укытучысы Таһир Муллаев башлангычы белән бирегә шактый күп тарихи экспонатлар тапшырылган. Бүген дә Илүзә Нуриева җитәкчелегендә мәдәният йортында патриотик, тәрбияви чаралар үткәрелә. Тарихи, милли мирасны туплау эше дәвам итә. Балтач авылы халкы милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга...
-
Азнакай Гимназиясе Вена балы белән шаккаттырды
Менә бишенче ел рәттән Яңа ел алдыннан Азнакай гимназиядә бал үткәрелә. Быел гиназистлар Вена традицияләренә тукталдылар. Бу бәйрәм - укучылар хезмәтенә үзенчә бер бәя бирү дә. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин коллективка алга таба да уңышлар теләде һәм бүләкләр тапшырды. Быел гимназия директоры грантына Камилә Гилаева, Инзилә Хөсенова һәм...
-
Азнакай районының яшь аграрие Мюнхенда тәҗрибә уртаклашты
Россия-Германия программасы кысаларында Татарстаннан 8 яшь белгеч Мюнхенда яшьләр эше һәм аграр юнәлеш буенча тәҗрибә туплап кайттылар. Алар арасында республика агарар яшьләре берлегенең Азнакай бүлеге җитәкчесе Гөлназ Исламова да бар иде. Двухнедельная поездка финансировалась Министерством образования и науки Республики Татарстан. Образовательная и культурная программы были очень насыщенными.
-
Азнакай шәһәренең үзенчәлекле балаларына үзенчәлекле бәйрәм ясадылар
Азнакай шәһәре «Гармония» психологик хезмәтендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Мин - үзенчәлекле бала" дигән чара узды. Азнакай 7 нче урта мәктәбенең 2 А сыйныфы укучылары, класс җитәкчесе һәм музыка укытучысы белән берлектә җырлы, шигырьле, биюле күңелле бәйрәм оештырдылар.
-
Пенсионерларның акчасы 15,4 мең сумга кадәр артырга мөмкин
Россия Пенсия фонды исәпләвенчә, 2020 елда эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 1,6 мең сумга артачак. (Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елда эшләмәүче пенсионерның акчасы уртача 15,4 мең сумга кадәр артырга мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Пенсия фонды материалларына сылтама ясап хәбәр итә. Киләсе елда эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 14,3 мең...