25 октябрь 2017 яңалыклары
-
Азнакай иҗтимагый советы - җиңүче! ФОТОРЕПОРТАЖ.
Татарстанның муниципаль берәмлекләре җирле үзидарәләре каршында эшләп килүче иҗтимагый советларның беренче республика бәйгесенә йомгак ясалды. Анда 27 иҗтимагый совет катнашты. Бәйгедә безнең Азнакай районы иҗтимагый советы беренче урынны яулады. Афәрин!
-
Актүбәгә журналистлар һәм шагыйрьләр десанты төште. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бүген Актүбә бистәсе китапханәсендә "Маяк" газетасы редакциясе баш мөхәррире Фәрхәд Шәйхулов һәм "Гөлстан" әдәби берләшмәсе әгъзалары ветераннар белән очраштылар. Кичә шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Биредә "Маяк" газетасына язылу да оештырылды.
-
Азнакай районы мәктәпләрендә парламент дәресләре узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бүген Азнакай шәһәре 1 нче урта мәктәбендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган парламент дәресе узды. Мондый чара районның барлык мәктәпләрендә дә оештырылды. Иртәгә Лениногорск политехник көллияте студентларына Татарстан Фәннәр академиясе вәкилләре әлеге истәлекле датага багышланган лекция укыячаклар.
-
Сарлыда үзара салым җыю буенча референдум уздыру мәсьәләре каралды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Авылы киләчәге өчен сарлылар битараф түгел. Шуңа да әлеге очрашуда актив булдылар. Бүген дәүләтнең халык өчен бик күп уңайлы программалары гамәлдә. Монысыннан да уңай нәтиҗәләр көтәләр. Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов катнашты.Үзвакытында оешкан төстә полигонга чүп тапшыру мәсъәләсе дә хәл итүдән читтә калмады. - Авылда булган проблемаларны киңәшләшеп, хәл...
-
ЮЛЛАРДА ЯҢА КАГЫЙДӘЛӘР: МАШИНА ЙӨРТҮЧЕЛӘРГӘ ИНСПЕКТОРЛАРНЫ ФОТОГА ТӨШЕРЕРГӘ ЯРЫЙ
Россиядә Эчке эшләр министрлыгының күпчелек машина йөртүчеләргә кагыла торган яңа административ регламенты үз көченә керде. Юл-транспорт һәлакәте турында белешмә бирү гамәлдән чыгарыла Иң зур яңалыкларның берсе - юл-транспорт һәлакәте турында белешмә бирүнең гамәлдән чыгарылуы. Бүгенге көнгә кадәр авария килеп чыккан очракта машина йөртүчегә беренчел белешмә бирелә, моннан тыш, административ хокук...
-
Актүбә укучылары Алмазлар белән очрашты. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Актүбә 2 нче урта мәктәбендә танылган язучылар һәм журналистлар Алмаз Хәмзин белән Алмаз Гыймадиев кунакта булды. Укучылар аларның чыгышын кызыксынып тыңладылар. Алмаз Гыймадиев мәктәп китапханәсенә балалар өчен язган "Шоколадлы тәнәфес" дигән китабын бүләк итте. Рәмилә Хөснуллина, педагог-китапханәче