25 июль 2016 яңалыклары
-
Юридик фәннәр докторы Әнәс Гатауллин Азнакай халкы өчен бушлай консультация уздырачак
28 июльдә 13.00-15.00 сәгатьтә Азнакай муниципаль районы Советы бинасында (Ленин ур.,22) юридик фәннәр докторы, профессор Әнәс Гатауллин Азнакай халкы өчен бушлай консультация уздырачак. Фото http://kazan.bezformata.ru/
-
Иртәгә Азнакай халкын Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары кабул итәчәк
26 июль көнне район Советы бинасында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Азнакай муниципаль районы халкын кабул итү үткәрә. Фото http://minjust.tatarstan.ru/rus/foto.htm?page=1
-
Мәскәүләр татар җырын Европа дәрәҗәсенә күтәрмәкче
Бу хакта "Үзгәреш җиле" проекты авторы, Россиянең танылган джазмены Вадим Эйленкриг хәбәр итә. Ул хәтта проект "Голос"ка татарча җавап кына түгел, аны бер башка уздырачак дип тә белдерә. Чөнки яңа проектта әзер әсәрләрне генә башкарып калмыйлар, "аңа яңа, хәтта ки заманча, дөньяви яңгыраш" бирәчәкләр икән. Яңа яңгырашны Универсиада вакытында Айгөл...
-
Азнакайда бүгенге көндә наркологта 13 яшүсмер исәптә тора
Бүгенге көндә нинди генә мәҗлесне аракысыз үткәрәбез микән? Ел да билгеләп үтелә торган туган көнме ул, яңа гаилә корылган кызыл туймы, дөньяга нарасый аваз салган куанычмы, сыйныфташлар очрашуы, хәтта соңгы кыңгырау кебек истәлекле мизгелләрне дә аның аңны томалаган сөременә күмәргә күнеккәнбез. Ярый, заманасы шулай, дип табыннарга аны куйыйк та ди,...
-
Азнакай яшьләре ришвәтчелеккә каршы акция уздырды
Азнакайда ришвәтчелеккә каршы профилактик эшчәнлекнең туктап торганы юк. Яшьләр үзәге дә бу юнәлештә максатчан чараларны даими оештырып килә. Шушы көннәрдә үткәрелгән акция "Чистарыну" дигән шигар астында барды. Аның максаты - ришвәтчелекнең җәмгыятькә тискәре йогынтысын тагын бер кат искәртү иде. Шәһәребез урамнарына шундый ният белән чыккан волонтерлар халыкның ришвәтчелккә мөнәсәбәте белән...
-
Азнакайның төзелеп килүче микрорайоннарында инженер инфраструктура булдырылачак
Җитәкче бусагасына проблемасы белән килгән һәркем, әлбәттә, аның уңай хәл ителәчәгенә, яхшы мөнәсәбәткә өмет тота. Хәер, һәр атнада район башлыгы белән күзгә-күз карашып сөйләшү мөмкинлегенә ия азнакайлылар өчен бу инде бездә гадәти күренеш. Узган сишәмбедә "Бердәм Россия" партиясе оештырган төрле дәрәҗә җитәкчеләр, депутатларның халыкны бердәм кабул итү көнендә дә җирле...
-
Актүбә бистәсендә өмә узды
Җәй - гөл-чәчәкләр чоры гына түгел, чүп үләннәр дә чабып өлгермисең, баш калкытырга гына тора. Шуңа күрә аларны чабу, урамнарны, газоннарны чистарту буенча эш тынып тормый. Актүбә бистәсендә дә шундый өмә узды.
-
Азнакайның Гаилә паркы территориясенә үлән чәчтеләр
Әллә каян күзне иркәләгән, яшеллек, чәчәккә күмелгән урыннарга беребез дә битараф кына карап үтеп китә алмыйбыздыр. Шәһәребезне әнә шулай ямьле, төзек тоту һәркайсыбызның бурычы санасак иде дә бит. Азнакай районының Яшьләр идарәсе, Яшьләр үзәге хезмәткәрләре менә шуны башкаларга да искәртеп, әледән-әле өмәләр үткәреп торалар. 12-19 июль көннәрендә алар Гаилә паркын...
-
Азнакай районының Актүбә бистәсе үзенең 60 еллык юбилеена әзерләнә
Быел Актүбә бистәсе үзенең 60 еллыгын билгеләп уза. Аның үсеше турыдан-туры төбәгебездә нефть чыгару белән бәйле. Моннан алты дистә ел элек беренче кара алтын ятмалары нәкъ биредә үләштерелә башлый һәм монда илебезнең төрле почмакларыннан төрле милләт вәкилләре эшкә агыла. Әлеге истәлекле датаны Актүбә матур итеп каршыларга җыена. "Татнефть" тарафыннан бистәнең...
-
Веломобильдә йөрүче татар әбиләре социаль челтәр йолдызларына әверелде
азанның Кремль яр буенда веломобильдә йөрүче татар әбиләренең фотосурәтләре Facebookта популярлык казанган (Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Facebook социаль челтәре кулланучылары арасында Казанның Кремль яр буенда веломобильдә йөрүче өч әбинең фотосурәтләре зур популярлык казанган. Kazan Nostalgique төркемендә өч фотоны бүген Борис Мазин урнаштырган. Фотосурәтләргә аңлатма текстында ул өлкән буын вәкилләре Сталин...