25 апрель 2014 яңалыклары
-
1 Май бәйрәме Азнакайда Ишкәев исемендәге ял паркында узачак
1 Майны Яз һәм Хезмәт бәйрәме буларак билгеләп үтәбез. Тарих төсмерен саклап калып, ул бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда бар җиһан яшәрә, ямьләнә. Быел...
-
Азнакайда яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Мәгъсүм Солтангировны район башлыгы котлады
Азнакайда яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Мәгъсүм ага Солтангиров күптән түгел генә үзенең 88 яшен билгеләп үтте. Туган көне белән аны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады, истәлек бүләкләре тапшырды. -Әй, энем, күрмәгәнне күрде инде яшьлектә безнең башлар, - дип башлады икәүдән-икәү генә калгач үзенең гомер хатирәләрен Мәгъсүм ага. -...
-
“Востокнефтеспецмонтаж” җәмгыяте җитәкчесе Илшат Зарипов куйган максатында тәвәккәл
Илшат Зариповның гомер юлы каршылыклар илә җиңүләрдән тора. Куйган максатында тәвәккәл, үҗәт. Ул җитәкләгән "Востокнефтеспецмонтаж" җәмгыятендә эшләвебез белән хаклы горурланабыз. "Тормышта ерак аралыкка юл алсаң, йөгереш тактикасы булу кирәк. Стартта ук каударланма. Җиңүләр бары тик аңа ихлас ышанган, ни теләвен яхшы белгәннәргә генә тәти", - дип язган танылган язучы-замандашыбыз Михаил...
-
Азнакайның авыл җирлекләрендә зыянлы лампаларны җыю оештырылды
Саклау, юкка чыгаруның үз закончалыклары бар. Чөнки аларны теләсә кайда ташлау кешеләр, мал-туар һәм тирә-як мохиткә зур зыян салырга мөмкин. Тиешле кагыйдәләр нигезендә җирле үзидарәләргә терекөмешле лампаларны беренчел җыю урыннары булдыру таләп ителә. Әлеге уңайдан шәһәр прокуратурасы тарафыннан муниципаль берәмлекләргә әлеге мәсьәләне хәл итү буенча хатлар җибәрелде. Бүгенге көндә прокурор...
-
Хезмәттәшебез Гүзәл Тимбакова игезәкләр алып кайтты
Тарихи истәлекләргә бай 22 апрель көне быел безнең "Маяк" газетасы редакциясе, алай гына түгел, район, республика өчен дә матур вакыйгасы белән тарихка кереп калды. Ни дисәң дә, игезәк бәбиләр көн дә туып тормый. Хезмәттәшебез Гүзәл берьюлы кыз һәм малай табып, бу көнне алар тантаналы шартларда әти-әниләре кулына тапшырылды. Әнә, апайларын...
-
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов Азнакай халкын кабул итә
29 апрельдә 17.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов халыкны кабул итә. Алдан 7-01-92 телефоны аша язылырга мөмкин.
-
Азнакай кешесе законсыз рәвештә мылтык ясаган һәм саклаган
Азнакай районы Әгер авылында 50 яшьлек гр. С. кул пычкысы кулланып, обрез (көпшәсе киселгән мылтык) формасында ату коралы ясый. Әле ярый полиция хезмәткәрләре законсыз сакланучы коралны склад бинасыннан табып ала. "Тик яткан мылтык та ата", - дип халык юкка гына әйтмидер. Әле ярый мылтыкны вакытында табып алганнар. Җинаять эшен карау...