24 июль 2017 яңалыклары
-
“Замандаш” клубына йөрүчеләр Чатыр тауга сәяхәт кылдылар
"Өмет" үзәге каршында эшләп килүче "Замандаш" клубы әгъзалары Чатыр тауга сәяхәт кылдылар. Биредәге табигатьнең матурлыгына сокланып, тау һәм урманның саф һавасын сулап, тәннәренә һәм җаннарына рәхәт ял алдылар.
-
Азнакайда “Тоннель” рейды уздырыла
Балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре 25 июль көнне 6.00-8.00 сәгатьләрдә "Тоннель" рейды үткәрә. Юлларда сак булыйк, таләпләрне бозмыйк!
-
Азнакай шәһәренең “Әллүки” балалар бакчасында “Дөнья халыклары биюләре” көне узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Балалар белән без глобустан Россияне һәм Татарстанны таптык. Дөньяның нинди зур һәм анда бик күп төрле халыклар яшәгәген аңладык. Балаларга һәр халыкның үз җырлары һәм биюләре турында сөйләгәннән соң, бергәләп татар, рус. Көнчыгыш биюләрен башкардык. Аннан төрле телләрдә "Биюче үрдәкләр" көенә флеш-моб уздырдык. Алсу Газизова