24 июнь 2015 яңалыклары
-
Азнакайда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен кече Сабантуй узды
Июнь ае Сабантуйларга бай. Бүген шәһәребезнең "Юбилейный" стадионы җыр-моңнан, кызыклы уеннардан гөрләп торды. Биредә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен кече Сабантуй узды. Районда 4 меңнән артык инвалид яши, шуларның 300 дән артыгы - балалар. Бу бәйрәм бигрәк тә алар өчен күңелле булды. Район җитәкчелеге юбилярларны, актив иҗтимагый эшчәнлек алып баручыларны, төрле...
-
Үзенең ваемсызлыгы нәтиҗәсендә бер азнакайлы банк картасында булган 99 мең сум акчасыннан колак каккан
Хокук саклау органнары безне социаль мошенниклар кармагына капмас өчен бертуктамый кисәтеп торсалар да, мондый гамәлләр кабатлана тора, беркатлы халык һаман ышана һәм алдана бирә. Үзенең ваемсызлыгы нәтиҗәсендә бер азнакайлы банк картасында булган 99 мең сум акчасыннан колак каккан. Кесә караклары да йоклап ятмый. Автобус тукталышында торганда берәүнең сумкасын талап алып...
-
Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтелә
26 июньдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Әлеге чара кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең Азнакай бүлеге башкарма комитеты иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны 9.00-11.00 сәгатьләрдә - ТРның Азнакай нотариаль округы нотариусы Резида Каһирова; 12.00-14.00 сәгатьләрдә - ТР адвокатлар коллегиясенең район филиалы адвокаты; 14.00-16.00 сәгатьләрдә - прокурор ярдәмчесе Динар Чуркин...
-
Иртәгә Азнакайда “Маяк” газетасы «Әбүнәче көне» уздыра
"Әбүнәче көне"нә килегез! «Маяк» газетасы редакциясе 25 июньдә 9.00-15.00 сәгатьләрдә Азнакай почтамты (Азнакай шәһәре, Пушкин ур., 6) белән берлектә "Әбүнәче көне" үткәрә. Бик күңелле булачак, килегез! «Маяк»ка язылучы һәркемне бүләкләр көтә! Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе тәмамланырга санаулы көннәр генә калып килә, ул 3 июльдә төгәлләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, "Маяк"ка ярты елга...
-
Азнакай районыннан табиб-педиатр Луиза Морадымова “Беренчел звеноның иң яхшы табибы” номинациясендә җиңү яулады
Башкалада "Ак чәчәкләр" республика бәйгесенең йомгаклау тантанасы үтте. Бәйгедә Азнакай районыннан табиб-педиатр Луиза Морадымова да катнашып, "Беренчел звеноның иң яхшы табибы" номинациясендә җиңү яулады. Райондашларыбызга аның исеме яхшы таныш. Менә 10 ел инде ул массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, азнакайлыларның сәламәтлеген яхшыртуда максатчан профилактик эшчәнлек алып бара. Республиканың...
-
Үзәк сырхауханәнең балалар тудыру йортында агымдагы ремонт төгәлләнде
Җәй - төзекләндерү, ремонтлар үткәрү чоры. Районның медицина учреждениеләрендә дә бу мәшәкатьләр киң колач алды. Үзәк сырхауханәнең балалар тудыру йортында агымдагы ремонт үтеп, ул бу дүшәмбедән янә гадәттәгечә эшли башлады. Әсәй авылында модульле ФАП сафка басты, бүгенге көндә Түбән Стәрледә шундый ук фельдшер-акушерлык пункты төзелеп килә.