24 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Азнакай районына Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде
Сишәмбе көнне Азнакай районына Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде. Министр Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очрашты, халыкны кабул итү үткәрде.
-
Татарстанда яшүсмерләр клубларын төзекләндерүгә 2018 елда 100 миллион сум акча бирелде
2015-2017 елларда Татарстанда яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерүгә 300 миллион сум тотылды. (Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Диана Авакян). Татарстанда 2018 елда яшүсмерләр клубларын ремонтлауга 100 миллион сум бүленеп бирелде. Бу акчаларга 28 объект ремонтланачак. Республикада яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт үткәрү программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. Ике елда 86 объектка ремонт ясалган....
-
Илаева Нурия Хафиз кызын гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее белән котлыйлар
Югары Стәрле авылында яшәүче кадерле сеңлем Илаева Нурия Хафиз кызының гыйнварда гомер бәйрәме - 70 яшьлек юбилее. Туганым, сине гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Син бик сабыр, изге күңелле, туган җанлыклы, ярдәмчел, олы йөрәкле. Аллаһы Тәгалә алдагы көннәреңдә кайгы-хәсрәт күрмичә, сәламәт булып, үстергән...
-
Азнакай укучылары терроризим һәм экстремизмга каршы чараларда катнашты
Азнакай мәктәпләрендә терроризим һәм экстремизмга каршы сыйныф сәгатьләре, башка төрле чаралар уздырыла.
-
Азнакай районы Сарлы мәктәбендә тимурчылык хәрәкәте киң җәелгән
Азнакай районы Сарлы мәктәбендә тимурчылык эше яхшы оештырылган. Шушы көннәрдә 6 нчы сыйныф укучылары ветеран Венера Нуркаевага өй эшләрендә ярдәм иттеләр. Былтыр укучылар Ленинград блокадасында катнашкан сугыш ветераны Вагыйз Әминовның өенә барганнар. Тимурчылар шулай ук күрше авылда әби-бабайларга хуҗалык эшләрендә ярдәм күрсәтәләр, һәйкәлләрне кардан читартып торалар.