23 декабрь 2017 яңалыклары
-
Пенәгәр авылында Азнакай делегациясе - ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Исегезгә төшерәбез, азнакайлылар Киров өлкәсе Пенәгәр авылында тәҗрибә уртаклашты.
-
Дәүләт Думасы беренче бала тугач түләнә торган пособиеләр турында закон кабул итте
2018 елда пособиенең уртача күләме - 10 523, 2019 елда - 10 836, 2020 елда 11 143 сум тәшкил итәчәк. Дәүләт Думасы беренче яки икенче бала тугач түләнә торган пособиеләр турындагы закон проектын өченче, соңгы утырышта кабул итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Әлеге пособиене илдә даими яшәүче...
-
“Хәтирә” ансамбле җыр-моңга тартылучы азнакайлыларны үз сафларына чакыра - яшьләрне дә
Азнакай шәһәре Мәдәният йортында өч дистә елдан артык "Хәтирә" ветераннар халык ансамбле эшләп килә. Аның составы һәрдаим яңарып тора. Җыр-биюгә сәләте булган пенсия яшендәге абый-апаларны "Хәтирә" үз сафларына чакыра. Шулай ук яңа хатын-кызлар вокаль ансамбле оештыру максатыннан җыр-моңга тартылучы яшьләрне дә көтеп калабыз. Белешмәләр буенча 8-917-232-18-32 номерына шалтырата аласыз. ФОТО...
-
Азнакай шәһәрендә төп чыршы шәһәрчеген ачу тантанасы узды - ФОТОРЕПОРТАЖ
Гузәл Шакирҗанова фоторепортажы Азнакаевскай район Советы мәгълүмат үзәге
-
Азнакай шәһәрендә Әнвәр Баһаветдинов истәлегенә көрәш турниры узды
Азнакай шәһәре "Чатыр-Тау Арена" спорт комплексында республикабыз һәм районыбыз тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхесебез Әнвәр Баһаветдиновның якты истәлегенә багышлап көрәш турниры узды. Быел анда район мәктәпләре спортчылары һәм Ютазы егетләре катнашты.
-
Азнакай шәһәрендә чираттагы Чыршы бәйрәме узды - ФОТОРЕПОРТАЖ
Бәйрәмгә кемнәр килгәнен aznakaevo-rt.ru сылтамасына басып укыгыз.
-
Азнакай коррекцион мәктәбе башка бинага күчте
Азнакай шәһәре беренче мәктәбенең элекке бинасында кичә коррекцион мәктәп ачылды. (Азнакай, aznakaevo-rt.ru, Энҗе Галәветдинова) Бер елга якын барган капиталь ремонтның тәмамлануын коррекцион мәктәп укучылары һәм ата-аналар да зур түземсезлек белән көткән иде. Истәлекле тантанада район җитәкчелеге, мәгариф өлкәсе вәкилләре, ветеран укытучылар, мәктәп коллективы, укучылар катнашты. Бу турыда тулырак газетабызда укыгыз.