23 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Азнакайда Кышкы автослалом-2018 ярышлары узачак - ВИДЕОБОНУС
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) 27 гыйнвар көнне Азнакайның ипподром территориясендә автомобиль ярышлары үткәрелә. Анда теләге булган һәркем үз көчен сыный ала. Машиналар класслап бүленеп узышачак. Катнашучыларны теркәү - 8.00, ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана. Сез дә автоузышларга килегез!
-
Азнакайда яшәүче Риф Биков балаларга шуу өчен кар тавы ясап куйган
Азнакайда яшәүче Риф Биков сабыйларны сөендереп, кечкенә оныгы белән бергә Шәйхетдинов урамындагы 1нче, 3нче йортлар ишегалдында балаларга шуу өчен кар тавы ясап куйган.
-
Азнакайның яшь укытучылары тәҗрибә туплыйлар
Азнакайда "Яшь укытучы мәктәбе"нең чираттагы утырышы "Сыйныф җиткәчесенең эше" дигән темага багышланды. Эш тәҗрибәләре белән 9 нчы урта мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елена Бойчук һәм район методик берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Якупова уртаклаштылар. Утырышта сыйныф җитәкчесенең норматив-хокукый документация, тәрбия эшчәнлеген планлаштыру, авыр яшүсмерләр белән эшләү һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.