22 октябрь 2015 яңалыклары
-
Сөембикә урамы Азнакайның Арбатына әйләнәчәк
Сөембикә урамы Азнакайның Арбатына әйләнергә тора. Ул брусчастка белән түшәлеп, җәяүлеләр өчен генә булачак һәм бүгенге заман стиле белән бизәләчәк. Шәһәр төзелеше советының иҗтимагый совет әгъзалары катнашында узган чираттагы утырышында шулай ук Нефтьчеләр урамын, Кара Елга, Ишкәев паркын, «Юбилейный» стадионын төзекләндерү, Нефтьчеләр урамында парк төзелеше эксиз проектлары тикшерелде. Әлеге эшләр...
-
Азнакай районында «Әсәй-Митрәй мирасы» дигән китапны тәкъдир итү кичәсе узачак
Азнакай төбәге үз тарихын барлауга җитди кереште. Соңгы өч елда гына да аның үсешен, күренекле шәхесләрен, батыр ул-кызларын яктырткан өч зур китап дөнья күрде. Авыллар да үз елъязмаларын булдыруда калышмый. 7 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Әсәй мәдәният йортында «Әсәй-Митрәй мирасы» дигән китапны тәкъдир итү кичәсе узачак.
-
Азнакай мәктәпләрендә мәдәни дәресләр узды
21 октябрьдә барлык мәгариф учреждениеләрендә Бердәм мәдәният көне узды. Район үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре бу көнне шәһәребезнең 1, 5, 7, 8 нче мәктәпләренә һәм гимназиядә булып, укукчыларны кызыклы һәм могҗизалы китап иле белән таныштырдылар. Билгеле булганча, 2015-2016 елларда республикабызда башлангыч сыйныфлар өчен "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты тормышка ашырыла. Һәр укыган...
-
Бүген Азнакай почтамты бинасында “Маяк” газетасы “Әбүнәче көне” уздыра
22 октябрьдә "Маяк" газетасы Азнакай почтамты бинасында (Пушкин урамы, 6 нчы йорт) һәм 2 нче элемтә бүлегендә (Ленин урамы, 40нчы йорт) Бөтенроссия матбугатка язылу ункөнлеге кысаларында «Әбүнәче көне» уздыра. 2016 елның беренче яртыеллыгы өчен үзегез яраткан басмаларга язылып калырга ашыгыгыз!