22 октябрь 2014 яңалыклары
-
Азнакайда “Маяк” газетасына язылу дәвам итә
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Маяк" газетасына 2015 елның беренче яртыеллыгына язылу бара. Исегезгә төшерәбез, дәүләт хезмәтләре порталында "Вакытлы матбугатка язылу" хезмәте дә эшли. Сез "ТАТМЕДИА" ААҖ басмаларына өегездән чыкмыйча, он-лайн режимда да языла аласыз. Моның өчен "Россия почтасы" тәкъдим иткән каталогтан үзегезгә ошаган басмаларны сайлап алып, өегезгә китерү юлын сайларга, нинди...
-
Азнакайлылар ялгыз якташларына кышкы запасларын тулыландырырга ярдәм иттеләр
Өлкәннәр айлыгы барышында ялгыз ветераннарны социаль яклау чаралары шактый күрелде. Әйтик, Ак мәчет бу максатта халыктан бәрәңге җыюны оештырды. "Өмет" социаль яклау хезмәте күрсәтү үзәге хезмәткәрләре аны өләшү белән шөгыльләнде. Шул рәвешле, өенә барып хезмәт күрсәтү оештырылган 32 ялгыз ветеранга, Актүбәдә 18 аз керемле гражданга 20-25әр килограмм бәрәңге таратылды.
-
Республика спартакиадасында азнакайлылар җинү яулады
9-11 октябрьдә Менделеевск шәһәрендә узган "ФОРПОСТ" җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча мәктәп һәм яшьләр берләшмәләренең XIV Республика спартакиадасында шәхси беренчелектә армрестлинг һәм йөгерү буенча Илнур Мөхәммәтшин беренче булды. Фаил Гатауллин ату буенча ярышларда икенче урынны алды.
-
Азнакай районында 15 мең данәдән артык лалә чәчәге суганчалары утыртылды
Азнакай муниципаль районында "Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 мең төп лалә чәчәге" акциясе бара. Бу изге эштә Азнакай шәһәре, Актүбә эшчеләр бистәсе, барлык авыл җирлекләре актив катнаша. Бүгенге көнгә шәһәрнең Ленин, Сөембикә, Солтангалиев урамнарында, Җиңү мәйданында, Җиңү, Ишкәев паркларында 15 мең данәдән артык лалә чәчәге суганчалары утыртылды инде.
-
Экология һәм табигай ресурслар министры урынбасары азнакайлыларның сорауларына җавап бирәчәк
31 октябрь көнне 14.00 сәгатьтә Азнакай муниципаль район Советы бинасында Татарстан Республикасының Экология һәм табигай ресурслар министры урынбасары Рамил Низамов халыкны кабул итә. Белешмәләр өчен телефон: 8(85592) 51-3-48.
-
Азнакай муниципаль район терлекчеләре сөт савып алу буенча республикада беренче унлыкта бара
Ит-сөт җитештерү, терлекләрнең баш санын арттыру буенча да күрсәткечләребез яхшы. Яхшы сыйфатлы ит һәм сөт җитештерү өчен районда бар шартлар да бар. Җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләнгән, фермалар заманча технология белән җиһазландырылган. Әмма күп кенә хуҗалыкларда сөт җитештерү шактый кимегән. Бу бигрәк тә соңгы ике айда күзгә ташлана. Сәбәбе нидә?...