21 декабрь 2017 яңалыклары
-
Азнакайда язучы Мәхмүт Хәсәновны искә алдылар
Күренекле язучы Мәхмүт Хәсәновның тууына 90 ел тулу уңаеннан Азнакай районыннан үзәк китапханәсендә әдәби кичә узды. Мәктәп укучылары аның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, әсәрләреннән өзекләр тыңладылар. Шулай ук "Кеше китә, эзе кала, сагынганда сүзе кала" дигән китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.
-
Дус сыйныф серләрен Азнакай әти-әниләре яхшы белә
«Дус сыйныф серләре» республика конкурсында азнакайлылар быел да сынатмадылар. «Социализация" юнәлешендә 7 нче урта мәктәпнең ата-аналар комитеты - беренче, "Гражданлык активлыгы" юнәлешендә Актүбә 2 нче урта мәктәбе Әтиләр берлеге икенче урынны яуладылар. Былтыр әелге бәйгедә гимназия зур уңыш казанган иде.
-
Азнакайның “Җанашым” фольклор ансамбле ил күләмендә атказанды
Азнакай шәһәр һәм район Мәдәният йортында эшләп килүче "Җанашым" халык фольклор ансамблен республикада гына түгел, чит төбәкләрдә һәм илләрдә дә беләләр. Алар татар мәдәниятын үстерүгә, йолаларыбызны яңартуга үзләреннән зур өлеш кертәләр. Хезмәтләрен ил күләмендә югары бәяләп, аларга Россия Федерациясенең атказанган халык иҗат коллективы дигән мактаулы исем бирелде.
-
Азнакай районында көнбагыш суктыру тәмамланды
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Барлыгы 6600 гектар мәйданны биләгән әлеге культура барлыгы 180 мең центнер күләмендә суктырып алынган. Көнбагыш уңышы быел аеруча мулдан. Аның һәр гектарыннан 27 центнер уңыш алынган. Җирләрнең күпчелек - 6 мең гектар өлеше "Азнакай" агрофирмасы биләмәләренә туры килә.
-
Татарстанда республика программалары хисабына юлларга 28 миллиард сум акча сарыф ителгән
Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга 2017 елда республика юлларында гамәлгә ашырылган иң уңышлы проектлар хакында сөйләде. (Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда республика программалары хисабына юлларга 28 миллиард сум акча сарыф ителгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда шул хакта хәбәр итте. Кремльнең матбугат хезмәте очрашуның тулы стенограммасын...
-
“Салават күпере”ндә 11-2 йорты кулланышка тапшырылды
18 катлы йортта барлыгы 340 фатир исәпләнә. (Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Шакирова). Бүген Казанның "Салават күпере" торак комплексында төзелгән тагын бер йорт кулланышка тапшырылды. Биредәге йортлар социаль ипотека программасы буенча төзелә. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды вәкиле Владимир Никофоров әйтүенчә, Яңа елга кадәр "Салават күпере"ндә тагын берничә...
-
Азнакайда Чыршы бәйрәмнәре башланды - ФОТОРЕПОРТАЖ
Иң беренчеләрдән булып Азнакай кварталларында Чыршы бәйрәмен Тукай микрорайонының "Жилсервис" идарәче компаниясе ачып җибәрде. Биредә яшәүчеләрне Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, идарәче компания җитәкчесе Руслан Гәрәйшин тәбрикләде. Шәһәр-район Мәдәният йорты иҗат коллективы өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә күңелле тамаша әзерләгән иде. Төсле утлары белән балкучы чыршы янында...