21 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Чалпыдан Габидуллиннар хуҗалыгы кошчылык буенча Азнакай районында алдынгы дип табылды
2017 елда Чалпыдан Рәзинә һәм Данис Габидуллиннар хуҗалыгы кошчылык буенча Азнакай районында иң алдынгы дип табылды. ФОТОРЕПОРТАЖ Каз асрау белән шөгыльләнүче гаилә эшне ничек оештыра, бу хезмәтнең кереме чыгымнарны каплыймы? Хуҗалардан бу һәм башка сорауларга алган җавапларны газетабызның киләсе санында укыгыз.
-
“Юлдаш” агитбригадасы Азнакай районы авылларында концертлар бирә
Әниләр көне уңаеннан "Юлдаш" агитбригадасы Азнакай районы авылларында концертлар бирә. Бүген ул үзенең матур җырларын һәм котлауларын Бүләк авылы халкына җиткерде. Әлеге бәйрәм кичәсендә "Маяк" газетасы хезмәткәре Резеда Шәрипова да катнашты. ФОТОРЕПОРТАЖ Ул газетаның сәхифәләре, язылу компаниясе белән таныштырды. Соңыннан үзенең шигырьләрен укыды. Бүләклеләр "Юлдаш" агитбригадасына шундый бәйрәм бүләге өчен...
-
Тымытык укучылары әңгәмә сәнгатенә төшенделәр
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Сөйләшә, әңгәмәдешеңне тыңлый белү - кешедә үзе бер уңай сыйфат. Тымытык мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Хәсәнова тарафыннан яшь армиячеләр белән оештырылган «Әңгәмә алып бару сәнгате» дигән кичә нәкъ менә укучыларда шушы сыйфатларны үстерүгә юнәлдерелгән.
-
Азнакай укучыларын ЗАГСта кызыклы мәгълүмат көтте
«Гаилә дәресе» республика программасы кысаларында Азнакай 6 нчы урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары ЗАГС бүлегенә сәяхәт кылдылар. Биредә үзләренең туган көннәрен, әти-әниләренең язылышуларын теркәү кенәгәләре белән таныштылар һәм башка күп кенә кызыклы мәгълүмат алдылар.