21 октябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайда депутат кабул итүгә алдан язылу бара
"Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев тарафыннан район халкын кабул итүгә алдан язылу бара. Белешмәләр өчен тел.: 7-01-92.
-
Азнакай хат ташучылары акчалата премияләр ота ала
"ТАТМЕДИА" җәмгыяте 2017 елның беренче яртыеллыгына матбугат басмаларына язылу буенча бәйге игълан итте. Азнакай почта хезмәткәрләре "Кече шәһәрләрнең иң яхшы хат ташучысы" һәм "Иң яхшы авыл хат ташучысы", "Иң яхшы элемтә бүлеге" номинацияләрендә көч сынаша ала. Бәйге 1 октябрьдән 30 декабрьгә кадәр дәвам итә. Аның төп шартлары да бар: "ТАТМЕДИА"...
-
Азнакайда өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләгә акча түләнәчәк
Картлык шатлык түгел диләр. Бигрәк тә ялгызың гомер кичерергә калса. Өлкән кеше бит әле тәрбиягә генә түгел, җылы сүзгә, якты карашка да мохтаҗ. Азмы андыйлар арабызда! Караучысыз әби-бабайларны картлар һәм инвалидлар йортлары үзләренә сыендыра анысы. Әмма гаилә җылысын берни дә алыштыра алмый. Нәкъ менә ялгыз әби-бабайларның хәленә кереп, Татарстанда "Өлкән...
-
“Сәләтле балалар” хәйрия фондының XII слетында 10 азнакайлы бүләкләнде
20 октябрьдә Баулыда "Татнефть" җәмгыяте "Сәләтле балалар" хәйрия фондының XII слеты узды. Анда районыбыздан иң сәләтле 21 бала катнашты. Бүләкләнүчеләр арасында Азнакай 1 нче урта мәктәбенең тарих укытучысы Гүзәл Якупова, 7 нче мәктәпнең татар теле укытучысы Гөлназ Шакирова, Сарлы мәктәбенең математика укытучысы Гүзәл Хәбибуллина һәм 7 укучы: Шамил Дәүләтшин (2...
-
Татарстанда җиңел машина йөк машинасы астында калган
Татарстанда М7 трассасында, Питрәч районында юл-транспорт фаҗигасендә бер кеше һәлак булган. Бу хакта социаль челтәрләр кулланучылары яза. Җиңел автомобиль MAN йөк машинасы белән бәрелешкән. Җиңел автомобиль шоферы һәлак булган. Шаһитләр язуынча, ул исерек булмаган. Һәлакәт аркасында зур "бөке" хасил булган, дип яза tatar-inform.tatar.
-
Азнакай кибетләрендә "Маяк" газетасына арзан бәядән язылырга мөмкин
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2017 елның беренче яртыеллыгына "Маяк" газетасына почтада да, редакциядә дә, интернет аша да язылырга мөмкин. Ярты елга язылу бәясе: физик затлар өчен - 642 сум. Һәр санны үзе килеп алырга теләүчеләр редакциянең рекламалар бүлегендә 348 сумга языла алалар. Газетабызга арзан бәягә яздырту өчен шәһәрнең берничә урынында язылу...
-
Азнакайда Рамил Фәттаховның фотокүргәзмәсе ачылды
Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә хезмәт ветераны, ТРның Атказанган нефтьчесе, республика гына түгел, Россия күләмендә оештырылучы конкурслар лауреаты Рамил Фәттаховның фотокүргәзмәсе ачылды. "Туган як" исеме астында узучы әлеге күргәзмәдә авторның дүрт дистәгә якын эше урын алган. Туган якка мәхәббәт белән сугарылган фотолар белән һәр көнне, шимбә, якшәмбедән кала, 13.00 сәгатьтән алып...
-
Азнакай пенсионерларына 3 миллион сумга якын ярдәм күрсәтелде
Өлкәннәр айлыгында һәр оешма-предприятие мөмкинлектән чыгып үз ветераннарына матди ярдәм күрсәтте. Ә инде бюджет өлкәсе, предприятиеләре ябылган һәм районга күчеп килгән 70тән өстәге ветераннарыбызга, барсы 2298 кешегә, 1 миллион 471 мең сум ярдәм акчасы башка чыганаклардан алынды. 3230 райондашыбызга күрсәтелгән натураль ярдәм 1 миллион 492 мең сум белән исәпләнә. 1397...
-
Азнакай терлекчеләре кече ветеринария санитарлары белгечлеге алды
Шәхси хуҗалыклар, гаилә фермалары, крестьян-фермерлык хуҗалыклары арта барган чорда ветеринария белгечләре адым саен кирәк. Чөнки маллар да тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авырып китәргә мөмкин. Кайчагында терлекне үлемнән саклап калу өчен ветеринария өлкәсендә аз гына белемең булу, беренче ярдәм күрсәтә белүең дә җитә. Бу көннәрдә ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе...
-
Азнакайда Призывник көне үтте - ФОТОРЕПОРТАЖ
Азнакайның мәктәп укучылары спецназда хезмәт итү теләге белән янып яши һәм моңа алдан әзерләнә Көзге чакырылышның 1 октябрьдән старт алуы хакында язган идек инде. Егетләребез бүгенге көндә комиссия үтеп, солдат күнитеге кияргә әзерләнә. Узган сишәмбедә алар катнашында районкүләм чара -"Призывник көне" үтте. Хәрби хезмәткә җыенган яшьләр белән тантаналы саубуллашу -...