21 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Азнакай балаларына хөкүмәт ярдәме хакында түгәрәк өстәл сөйләшүе үтте
(Азнакай, aznakaevo-rt.tu) Район хакимиятендә социаль яклау идарәсе, Пенсия фонды идарәсе җитәкчеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары да катнашында 2018 елда гаиләләрдә беренче, икенче булып туган балаларга хөкүмәт ярдәме, программалары хакында түгәрәк өстәл сөйләшүе үтте. Лиза Нурлыева
-
Азнакай пенсия фонды идарәсе Хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрә
Азнакай Пенсия фонды идарәсе кеше хокуклары буенча район вәкиле белән берлектә 25 гыйнварда 13.00-14.00 сәгатьтә Хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Пенсия, хезмәт, торак закончалыгы һ.б. буенча сорауларыгыз булса, аларга бушлай консультация ала аласыз. Алдан язылу өчен тел.: 7-01-50.
-
Азнакайда "SunnyФЕСТ" креатив чаналар фестивале узды - ФОТОРЕПОРТАЖ
Азнакайда "SunnyФЕСТ" креатив чаналар фестивале узды. Ярышларда барлыгы 7 команда катнашып, үзләренең оригиналь чаналарын тәкъдим иттеләр. Беренче урынны Урманайдан "Снежная королева" командасы яулады. Икенчедә - Актүбәнең 2 мәктәбе, өченчедә Яшьләр үзәге командалары. Гран-при "Макстрой" командасында.