Азнакай спортчылары билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә җиңү яулады
Азнакайның «Юбилейный» спорт мәктәбе спортчылары билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады. Үзбәкстанның Фирганә шәһәрендә узган ярышларда Эмилия Хәкимова чемпион исемен яуласа, Азалия Сафина бронза медальгә лаек булды.