Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты буенча 4 меңнән артык социаль килешү төзелгән
Ел башыннан бирле Татарстанда 4 026 социаль килешү төзелгән. Шуларның 1 921е — эш эзләү өчен, 1 472се — шәхси эшмәкәрлек ачу өчен, 168е — шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен, ә 465е башка юнәлешләрдә төзелгән.