Азнакайлылар өстәл теннисы ярышларында җиңү яулады
Әлмәттә шәһәрнең мактаулы гражданины Р. Әбүбакиров истәлегенә өстәл теннисы буенча IV турнир узды. Быел анда 100гә якын спортчы катнашып, үзләрен осталыкта сынады. Һәр очрашу киеренке шартларда узды, кайчак спортчыларның җитезлегенә күз дә иярмәде.