"Маяк" газетасы - Азнакай районы
Каникул чорында балигъ булмаганнарның хәвефсезлеген тәэмин итү максаты белән район территориясендә 20 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр «Кышкы каникуллар!» чарасы үтә.
«Демография» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 2023 ел башыннан 8,4 мең кеше өстәмә һөнәри белем алуга керешкән. Яңадан уку мөмкинлегеннән аеруча өч яшькәчә бала белән декрет ялында булган хатын-кызлар файдаланган — 3 356 кеше. Шулай ук яңа һөнәрләр үзләштерүчеләр арасында 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк 2 330 кеше бар.
Шәһәрдә күптән Яңа ел рухы хөкем итә. Үзәк мәйданда, паркларда, ишегалларында чыршылар бизәлде, кар сыннары, таулар ясалды. Бүген Татарстан мәйданында үзәк чыршы ачу тантанасы булды.
0