Азнакайда исерек шофер авария ясаган: каза күрүче бар
Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, кичә, ягъни 23 гыйнвар көнне13.42 сәгатьтә Яңа Юл бистәсендә Иркен урамы буйлап хәрәкәт иткән “Тойота” автомобиле шоферы хәвефсез тизлекне сакламый һәм каршы як полосадан барган “Нексиа” машинасы белән бәрелешә.