Азнакайда күренекле якташыбыз Әзһәр Шакировның яңа китабы тәкъдир ителде
Шәһәребезнең Мәдәни үзәгендә Россия һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Азнакайның Почетлы гражданы Әзһәр Шакировның әле генә табадан төшкән “Халкыбызның кадерле шәхесләре” исемле китабын тәкъдир итү кичәсе узды.