Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгать итте
«Милли телләрне, мәдәни һәм дини гореф-гадәтләрне саклап һәм үстереп, бай тарихыбызны өйрәнеп, без күптөрлелектән бердәмлеккә, бербөтенлеккә омтылабыз, үткәнебезне данга күмеп кенә калмыйча, киләчәгебезне дә төзибез», - ди Татарстан Президенты.