Бәхетле гомер юллары куанычлы тормыш мәшәкатьләренә уралып, әкрен генә агыла. Көзнең матурлыгына, муллыгына сөенеп йөргән көннәрдә безнең өчен иң якын һәм кадерле булган кешебез – гомерлеккә сайлаган ярым – тормыш иптәшем, яраткан әниебез, әбиебез, хөрмәтле туганыбыз, кодагыебыз Исламова Чәчкә Салих кызы үзенең 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.