Азнакайның 8 нче урта мәктәбендә герой якташыбыз Альберт Шәйхетдиновны искә алдылар (ФОТО)
Герой якташларыбыз арасында Альберт Шәйхетдинов исеме дә якты маяк булып яна. Хәрби диңгез флотында хезмәте вакытында, корабта янгын чыгып, ул үз гомере бәрәбәренә 110 хезмәттәшен үлемнән алып кала һәм хәрби корабны коткара. Һәлак булганнан соң әлеге батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.