28 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Азнакайда башлангыч сыйныф укытучыларының төбәк семинары узды - ФОТО
Гимназиядә “Дәрестә һәм укудан тыш эшчәнлектә кече яшьтәге мәктәп балаларының рухи-әхлакый үсеше” дигән темага төбәкара семинар узды. Анда Азнакай. Сарман, Лениногорск, Әлмәт районнарыннан һәм Башкортстаннан 40 педагог катнашты.
-
Азнакай укучылары Ленинград блокадасы тарихы белән таныштылар
Район балалар китапханәсендә 8 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары өчен Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан чара узды.
-
Татарстанда быел 21 авыл клубы, 105 универсаль спорт мәйданчыгы төзеләчәк
Шулай ук 45 фельдшер-акушерлык пункты; 9 табиб амбулаториясе; 1 сәламәтлек саклау объекты төзеләчәк.
-
“Хәтер” җыр бәйгесе яңа талантлар ачар
Совет гаскәрләрен Әфганистаннан чыгаруга быел 30 ел тула. Шушы датага һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлап Яшьләр үзәге “Хәтер” патриотик җырлар фестиваль - бәйгесе оештыра.
-
Осталар ярминкәсе – сезнең өчен
9 февраль көнне Яшьләр үзәге Гашыйклар көне һәм Ватан сакчылары көне уңаеннан осталар ярминкәсе оештыра.