23 октябрь 2017 яңалыклары
-
Актүбә бистәсендә ЗАГС турында балалар да белә. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Илебездә ЗАГС барлыкка килүгә 100 ел тулу уңаеннан Актүбә бистәсендә ел дәвамында күп төрле чаралар үткәрелә. Гагарин исемендәге мәдәният йортының никахлар залында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән очрашу да истә калырлык булды. Күбесенең ЗАГСка беренче тапкыр килүләре. Алар биредә эшләүчеләрнең хезмәте белән кызыксынып таныштылар. Актүбә 1 нче урта мәктәбе укучылары Илана...
-
Азнакай Яшьләр үзәге коллективы «Безнең заман – наше время» фестиваленең супер-финалына чыкты. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» Мәдәният йортында узган «Безнең заман - наше время» фестиваленең сайлап алу турында Азнакай Яшьләр үзәге коллективы «Хореография» номинациясендә 2 нче урынны яулады һәм Казанга супер-финалга чакырылды. «Ак чишмә» тернәкләндерү үзәге вәкиле Мария Прохоровага иҗади якын килүе өчен махсус бүләк тапшырылды. Лениногорск политехник көллияте филалыннан Руслан Гатин дипломга...
-
Азнакайда Фәрит Корбанов истәлегенә көрәш ярышлары оештырыла
Азнакай элек-электән үзенең баһадир көрәшчеләре белән дан тоткан. 11 ноябрьдә "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында шундый күренекле шәхесләребезнең берсе булган Фәрит Корбанов истәлегенә яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча республика турниры уздырыла. Бер генә мизгелгә булса да яшьлек елларына әйләнеп кайтырга теләгән ветеран көрәшчеләрне, Фәрит Корбановның дусларын, укучыларын, спорт сөючеләрнең барсын да 10.00...
-
Азнакайда йоклаган кешенең акчасын урлаганнар
Дежур бүлеккә берәү үзенең алтын чылбырын һәм 2 мең сум акчасын урлаулары турында хәбәр итә. Тикшерү барышында бер фатирда ике хатын-кызның спиртлы эчемлекләр куллануы ачыклана. Кунак кеше йоклап киткәч, фатир хуҗасы тиз генә аның чылбырын һәм акчасын юк итә
-
Азнакайда беренче сыйныф кызлары арасында мини-футбол ярышы узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Азнакайда 6 нчы һәм 7 нче мәктәпләр базасында беренче сыйныф кызлары арасында мини-футбол буенча район ярышы узды. Барлыгы 11 команда катнашты. 9 нчы урта мәктәп командасы - беренче, 7 нче урта мәктәп командасы - икенче, гимназия командасы өченче урынны яулады.
-
Азнакай укытучылары һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Районда "Ел укытучысы -2018" конкурсының куст этабы узды. Анда җиңгән педагоглар хәзер муниципаль турга әзерләнәләр.
-
Азнакай укучылары макулатура җыялар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Азнакай районы мәктәпләрендә макулатура җыю бара. Бу эшкә ата-аналар да актив кушылды.
-
Азнакайның яшь гимнасткалары җиде җиңү яулады. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Азнакайның «Чатыр-тау Арена» спорт комплексында нәфис гимнастика буенча «Уңышка юл» Бөтенроссия ачык турнирында Азнакайның яшь гимнасткалары җиде җиңү яулады. Әлеге ярышта төрле шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән 95 гимнастка катнашты. Аларның иң кечкенәсенә - 3, иң олысына 13 яшь иде. Азнакайдан 2012 елгылар категориясендә Әминә Кәримова, 2006 елгылар категориясендә Әдилә Мөхәммәтшина беренче...
-
Котлыйбыз Шакирҗанов Әдип Сабирҗан улын!
Тымытык авылында туып, хәзерге көндә Яңа Юл бистәсендә яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Шакирҗанов Әдип Сабирҗан улын 70 яшьлек юбилее белән тәбриклибез. Ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, озын гомер телибез. Әни белән бергә 45 ел гомер итеп, безне олы юлга бастырдыгыз. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт! Балаларыгыз, киленнәрегез, оныкларыгыз белән...
-
Юбилейларыгыз белән!
Азнакай ПТС ҖЧҖ идарәсе, профсоюз комитеты, ветераннар советы юбилярлары: Зарифуллина Люция Мисбах кызын - 65 яшьлек, Мәрданшин Фарсий Сәгъди улын - 80 яшьлек, Лотфуллина Нәҗибә Хисмәт кызын - 85 яшьлек, Сәлахова Илгиза Сәлах кызын - 70 яшьлек юбилейлары белән котлыйлар. Аларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, куанычлы озын гомер телиләр.
-
Котлыйбыз Хәйдарова Гүзәл Гали кызын!
"Чулпан" иминият компаниясе коллективы коллегаларыбыз Хәйдарова Гүзәл Гали кызын - 60 яшьлек, Гәрәева Зөһрә Шәрип кызын - 55 яшьлек юбилейлары белән котлап, аларга гаилә бәхете, сәламәтлек, шатлык-куанычларга күмелгән якты көннәр генә теләп кала!