19 октябрь 2017 яңалыклары
-
Азнакай балалары Сәламәтләр илендә булдылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Мәдәни үзәк белегчләре Азнакай 1 нче урта мәктәбе территориясендә балалар өчен "Сәламәтләр илендә" дигән кызыклы чара үткәрде. Командалар төрле спорт уеннарында көч сынаштылар, җанатарлар аларга көч биреп торды. Балалар шулай ук иртәнге зарядка, сәламәт туклану, начар гадәтләр турында да фикер алыштылар.
-
Мәдәният хезмәткәрләре Расиха чишмәсе буен чистарттылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
"Чисталык - сәламәтлекнең нигезе!" дигән шигарь астында шәһәр-район Мәдәният йорты хезмәткәрләре экологик өмә уздырдылар. "Без табигать балалары" дигән акция оештырып, алар Мәнәвездәге Расиха чишмәсе буен чүп-чардан чистарттылар. Шулай ук сәламәт тормышны алга сөрүче флешмоб үткәрделәр.
-
Экология елында кооперацияләр эшчәнлеген җанландырырга кирәк – Таһир Һадиев
Парламент депутаты Президентның Дәүләт Советына булган еллык юлламасына бәя бирде. 08:31 (Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Экология елында кооперацияләр эшчәнлеген җанландырып җибәрү кирәк. Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның парламентка булган еллык юлламасына бәя биреп, шундый фикерен җиткерде. "Кооперацияләр совет заманында берникадәр...
-
WorldSkills дөнья чемпионатында татарстанлылар да катнашты
14 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласында WorldSkills чемпионаты барды. Бүген аның ябылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Чемпионатта 52 ярыш компетенциясе тәкъдим ителәгән. WorldSkills Russia командасы аларның барысында да көч сынашкан. Татарстаннан илебез командасына 7 белгечлек буенча 8 студент кергән. Киләсе WorldSkills дөнья чемпионаты...
-
Азнакайда такси шоферын яралаганнар
Узган атнада район эчке эшләр бүлегенең дежур частена азнакайлылардан 135 хәбәр кергән, ике җинаять теркәлгән. Мошенниклар кулыннан каза күрүче дә бар. Актүбәдә яшәүче берәү Интернет челтәре аша 28 меңлек товарга заказ бирә. Акча күчерү белән сатучыдан "җиләр исә". Берәүдән телефонын урлаулары турында гариза керә. Тикшерү барышында каза күрүченең танышы белән...