15 октябрь 2017 яңалыклары
-
Мәнәвез авылы ветераннарын хөрмәтләделәр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Заманында Мәнәвез авылының алдынгы бригадиры булган Халидә Кәримова Мәдәният йортында хезмәттәшләре белән очрашу оештырды. 9 мәктәп укучылары һәм укытучылары концерт әзерләгән иделәр. Аларның чыгышын ветераннар бик җылы кабул иттеләр. Быел Мәнәвез авылына 90 ел тулды. Җәен олуг юбилейны күңелле итеп табигать кочагында билгеләп уздык. Өлкәннәр чәй табыны артында да авылның...
-
Азнакай 3 нче урта мәктәбендә Роза Әхмәдишинаны искә алдылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
"Игелеклелек атнасы" кысаларында Азнакай 3 нче урта мәктәбендә 35 ел биредә рус теле һәм әдәбияты укыткан, РСФСРның мәгариф отличнигы Роза Әхмәдишина истәлегенә багышланган әдәби кичә узды. Ул үзенең туган якка багышланган, тормыш турында тирән эчтәлекле шигырьләре белән дә азнакайлылар күңеленә якты шәхес булып кереп калды.
-
Фотосүрәтләрдә туган як матурлыгы чагылды
"Өмет" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Г.Габдуллина һәм Г.Шәехова "Туган ягым - матур як" дигән фотоконкурс үткәрделәр. Аңа йомгак ясалгач, балалар иң яхшы эшләрдән үз куллары белән стена газетасы чыгардылар.
-
Азнакайда яшәүче тыл ветераны Миңнур апа Газизуллина үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Аны барлык азнакайлылар исеменнән район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакай районының Актүбә бистәсе “Яшел Россия” акциясенә кушылды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бистәдә оештырылган чараларда барлыгы 1850 кеше катнашып, үзләренең чисталыкка, матурлыкка битараф булмауларын исбатлады. Өмә иске Актүбәдәге Ямашка елгасының үзәнен чистартудан башланып китте. Оешма-предприятие һәм учреждениеләр вәкилләре ярдәмендә баредән генә дә ике машина чүп чыгарылды. Бөтенроссия чарасыннан укучылар да читтә калмады: барлык мәктәпләрдә дә экологик дәресләр үткәрелде, укучылар агачлар утыртуда да...
-
Тынычлыкның нигезе – татулыкта
Үзәк китапханәдә район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе, ведомствоара терроризмга каршы комиссия секретаре Руслан Дәүләтшин һәм район имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин Лениногорск политехник көллияте филалы студентлары һәм укытучылары белән очраштылар. Әлеге чарада толерантлык, гуманлылык, милли мөнәсәбәтләрдә терроризмга һәм экстремизмга юл куймау, җәмәгатьчелек урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау турында әңгәмә барды.