Тынычлыкның нигезе – татулыкта
Үзәк китапханәдә район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе, ведомствоара терроризмга каршы комиссия секретаре Руслан Дәүләтшин һәм район имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин Лениногорск политехник көллияте филалы студентлары һәм укытучылары белән очраштылар. Әлеге чарада толерантлык, гуманлылык, милли мөнәсәбәтләрдә терроризмга һәм экстремизмга юл куймау, җәмәгатьчелек урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау турында әңгәмә барды.