Азнакаево
  • Рус Тат
  • 25 август 2017 яңалыклары

    • 25 август 2017 - 12:08
      Азнакайда беренче сыйныфка баручылар портфельле булды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында Ишкәев исемендәге ял паркында аз керемле гаиләләрдәге беренче сыйныфка баручы тагын 138 балага уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларны тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басулары белән тәбрикләп, тырышып укуларын, уңышлар теләде. Подробный фоторепортаж ниже
      1414
      0
      0
    • 25 август 2017 - 07:46
      Котлыйбыз Гобәйдуллин Нурулла Ярулла улын!
      Хезмәт ветераны, «Татнефть»нең Мактаулы нефтьчесе, Азнакай бораулау эшләре идарәсенең 1991-2013 еллардагы профком рәисе Хәнипов Әләм Хәмзә улы КПРФ Үзәк Комитетының «Бөек Октябрь социалистик революциясенә 100 ел» истәлек медале белән бүләкләнде.
      375
      0
      0
    • 25 август 2017 - 07:45
      Хөрмәтле “АзнакайРемСервис” предприятиесе хезмәткәрләре һәм ветераннары!
      Сезнең барыгызны да Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән ихластан котлыйбыз! Предприятиебезнең шушы 40 ел дәвамындагы тотрыклы, ныклы үсеше нигезендә һәммәбезнең - нефтьчеләрнең берничә буыны куйган фидакарь хезмәте ята. Кадерле хезмәткәрләребез һәм мөхтәрәм ветераннарыбыз! Тырыш, нәтиҗәле хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Үзегезгә, гаиләләрегезгә, якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, уңышлар,...
      495
      0
      0
    • 25 август 2017 - 07:44
      Котлыйбыз Җамалетдинова Илмира Әсгать кызын!
      "Азнакай сөте" ҖЧҖ коллективы үзенең ветеранын Җамалетдинова Илмира Әсгать кызын 60 яшьлек юбилее белән кайнар котлый! Аңа корычтай ныклы сәламәтлек, имин тормыш һәм озын гомер тели.
      371
      0
      0
    • 25 август 2017 - 07:43
      Котлыйбыз Зиннурова Энҗе Шәйдулла кызын!
      Сәпәй авылында туып, Азнакайда гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Зиннурова Энҗе Шәйдулла кызын гомер бәйрәме - 75 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. Син һәрчак кайгыртучан, ярдәмчел, олы йөрәкле. Сиңа теләкләребезнең иң изгеләрен, бәхетнең иң олысын, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, озын гомер телибез. Туар таңың өметләрдән торсын, Бәрәкәтле булсын...
      348
      0
      0
    • 25 август 2017 - 07:41
      Бәйрәмегез котлы булсын!
      1967 елның 27 августында Зур Сукаеш авылы егете Хәйрулла улы Миннәхмәт Курай Елга авылының Хөсәен кызы Сәкинәне үзенә яр итеп, бергә гомер итә башлыйлар. Аларның бүген алтын туйлары. Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмыйча, хәзер Яңа Юл бистәсендә гомер итүче Хәйруллиннар гаиләсенә киләчәктә дә пар канатлы булып, балалар...
      493
      0
      0
    • 25 август 2017 - 07:40
      Котлыйбыз Җиһангирова Валентина Владимир кызын!!!
      Кадерле әниебез, әбиебез Җиһангирова Валентина Владимировнаны туган көне белән ихластан котлыйбыз. Син безнең иң якын һәм иң кадерле кешебез. Авырлыклар килсә, һәрвакыт таяныч булдың, шатлыкларыбызны уртаклаштың. Киләчәктә сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф телибез. Без сине бик яратабыз. Балаларың, оныкларың, туганнарың.
      351
      0
      0
    Реклама