Азнакаево
  • Рус Тат
  • 24 август 2017 яңалыклары

    • 24 август 2017 - 14:18
      Азнакайдан Зариповлар Президент кабул итүендә булды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      Кичә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым республикабызның иң яхшы 52 гаиләсен кунакка кабул итте. Алар арасында районыбызның Кәкре Елга авылыннан Фирдания һәм Рамиль Зариповлар да бар иде. Утыз елдан артык тату гомер иткән бу гаиләдә 2 бала үскән. Зариповлар "Марс" хуҗалыгында хезмәт куя.
      334
      0
      0
    • 24 август 2017 - 13:43
      “ЧАТЫРТАУ – СЕЗНЕКЕ ГЕНӘ ТҮГЕЛ, Ә СЕЗ МОНДА ҮЗЕГЕЗ ГЕНӘ БӘЙРӘМ ИТӘСЕЗ”. АЗНАКАЙ БӘЙРӘМЕ РЕСПУБЛИКА ДӘРӘҖӘСЕН АЛАЧАК
      Азнакайда "Чатыр тауда җыен" Төрки халыклар иҗаты фестивале гөрләде. "Интертат" газетасы Чатыртауга багышлап, халыкчан җыр язарга тәкъдим итә. Чатыр тау - Азнакай районының визит карточкасы. Ул - Татарстанның иң биек ноктасы санала. Биеклеге - 321,7 метр (бу диңгез өсте биеклегеннән санаганда). Тау Азнакайдан 7 чакрым ераклыкта урнашкан. Дөрес, таулы-үзәнлекле юллардан...
      619
      0
      0
    • 24 август 2017 - 13:18
      Татшуган басуларында да комбайн гөрелтесе тынмый. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
      "Азнакай" агрофирмасының беренче бүлекчәсе игенчеләре дә пермияләр алды. Алар: Гыйздәтуллин Азат, Ильяс, Илмас, Марсель һәм Ленар Вафиннар, Әнвәр һәм Айнур Әлхәмовлар. Бу турыда тулырак газетада укыгыз.
      325
      0
      0
    • 24 август 2017 - 11:09
      Азнакайда укучыларга портфельләр тапшырылды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында бүген шәһәребезнең "Игелеклелек" паркында мөмкинлекләре чикләнгән - 14 һәм опекадагы 29 балага уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды. Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Марат Гафаров һәм муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Быел портфельләргә аз керемле гаиләләрдәге...
      304
      0
      0
    • 24 август 2017 - 10:25
      26 августта шәһәребездә зур бәйрәм: Республика көне, нефтьчеләр бәйрәме, Азнакайга – 30 ел!
      Менә шушы истәлекле вакыйга-бәйрәмнәрне бөтен район халкы бергәләп, рәхәтләнеп күңел ачып, матур итеп үткәрик! Тантана 14.00-16.00 сәгатьләрдә "Шәфкатьлелек" паркында барган чәчәкләр композицияләре күргәзмәсе белән башлана; 15.00-16.00 сәгатьләрдә - Нефтьчеләр урамын реконструкциядән соң ачу; 15.00-16.00 сәгатьләрдә - "Юбилейный" стадионына кергән өлештә Казанның "Делириум" арт-лабораториясе артистлары чыгышы; 16.00-17.00 сәгатьләрдә - шушы ук...
      321
      0
      0
    Реклама