21 август 2017 яңалыклары
-
Актүбәлеләр Бөгелмә районында концерт бирделәр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Районнар арасында мәдәни багланышлар дәвам итә. Шушы көннәрдә Актүбәнең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты иҗат коллективлары Бөгелмә районының Сумароково һәм Соколка авылларында чыгыш ясап, халыкка җыр-моңнарын бүләк итеп кайттылар.
-
Буралыда балалар бәйрәм итте. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Буралыда балалар бәйрәме шаулап-гөрләп узды. Ул төрле уеннарга, шигырьләргә, җырларга бай булды. Балалар шат күңел белән, бүләкләр күтәреп, тәмле итеп чәйләр эчеп кайтып киттеләр.
-
Сөендектә кичке Сабантуй гөрләп узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бәйрәм бик күңелле узды, төрле милли уеннар уйнатылды, җыр-бию белән үрелеп барды. Концерт программасы да бик яхшы оештырылган иде. Җырчылар Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов һәм башка талантлы артистларның чыгышлары алкышларга күмелде. Сабантуйда авыл халкы һәм килгән кунаклар тамаша кылды. Бу турыда тулырак газетабызда укыгыз.
-
Азнакайда “Тоннель” рейды уздырыла
Балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре 22 август көнне 6.00-8.00 сәгатьләрдә "Тоннель" рейды үткәрә. Юлларда сак булыйк, таләпләрне бозмыйк!