Азнакайда Төркия эшмәкәрләре җиләк-җимеш үстерергә ниятлиләр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бүген муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин төрек эшмәкәрләре Мәндәрәс Алпарән белән Мәхмәт Тосунны кабул итте.
Алар җирлегебездә җиләк-җимеш җитештерү, ике яклы туризмны үстерү, өс киемнәре сату һәм текстиль фабрикасы филиалы ачу буенча сөйләшүләр алып бардылар.