Азнакаево
  • Рус Тат
  • 28 июль 2017 яңалыклары

    • 28 июль 2017 - 13:41
      Тыл фидәкаре Асташина Елена Ивановнаның бу көннәрдә гомер бәйрәме. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      Шул уңайдан Азнакай башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев аңа үзенең котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды. Тәбрикләр өчен шулай ук Республика матди ярдәм үзәге җитәкчесе Ландыш Әхмәтова һәм автотранспорт хуҗалыгының профсоюз комитеты рәисе Рамил Хәйдәров та килде. Тулырак газытабызның алдагы саннарында укыгыз.
      356
      0
      0
    • 28 июль 2017 - 13:24
      Котлыйбыз Вәлиева Рәмилә Рәшит кызын!!!
      Кадерлебез Вәлиева Рәмилә Рәшит кызын 60 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, авырлыкларга, еллар шаукымына бирешмичә озак яшәвеңне телибез. Карашларың җылы яңгыр кебек, Елмаюың айдай сөйкемле. Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит, Кояш чәчкән нурлар шикелле. Апаң, Эльза, Вилар
      490
      0
      0
    • 28 июль 2017 - 13:23
      Котлыйбыз Саитова Рәсимә Дәүләт кызын!!!
      3 август көнне Кәтем авылында яшәүче яраткан әниебез һәм әбиебез Саитова Рәсимә Дәүләт кызына 70 яшь тула. Кадерле әниебезне юбилее белән тәбрик итәбез. Безнең әни киң күңелле, сабыр кеше, аңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер телибез. Сәламәтлек ташламасын сине, Һәрбер көнең үтсен шатлыкта. Яшәү яме, дөнья иминлеге, Юлдаш булсын иде...
      491
      0
      0
    • 28 июль 2017 - 13:18
      Котлыйбыз Гобәйдуллин Нурулла Ярулла улын!!!
      Кәкре Елга авылында туып, хәзергесе көндә Азнакай шәһәрендә яшәүче зур хөрмәткә лаек булган Гобәйдуллин Нурулла Ярулла улының гомер юлы күпләргә үрнәк булырлык. "Марс" хуҗалыгы, авыл җирлеге Советы, ветераннар советы аны 80 яшьлек юбилее белән кайнар котлый. Үзе әйтмешли, бәхетсез сугыш чоры балачагыгызны хөрмәтләп, Ходай Сезгә бәхетле гомер, тормыш иптәшегез Минниса...
      504
      0
      0
    Реклама