27 июль 2017 яңалыклары
-
Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат
Бу хәбәрне Татар дәүләт филармония директоры Кадим Нуруллин раслады. (Казан, 27 июль, "Татар-информ"). Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат булган. Бу хакта Татар дәүләт филармония директоры Кадим Нуруллин раслады. Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) - Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда...
-
Татарстанның бер районында зур куркыныч елан тотканнар (ФОТО)
Арча районының Сөрде авылында куркыныч елан тотылуы хакында хәбәр килде. Сөрде халкы бу тирәгә җиләккә бармаска, балаларны гомумән җибәрмәскә тырыша, еланнар быел бик күп, диләр. Сөрде авылыннан ирле-хатынлы Сабировлар авылдан ерак булган каенлыкка җиләккә бара. Шунда Салкын чишмә янында елан ысылдавына игътибар итәләр. Чыннан да елан булып чыга. Гаилә башлыгы...
-
Азнакайда тыл ветераны Рәисә Алчинова 90 яшен билгеләп узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Аны олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов тәбрикләде. Рәйсә апа башта ательеда тегүче, аннан буяучы, лаеклы ялга чыкканчы ЦКППНда оператор булып эшли. Тормыш иптәше Александр Федорович белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Аның үзенчәлекле язмышы турында "Маяк" газетасыннан укый аласыз.
-
Азнакай балалары һөнәр серләренә төшенделәр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Яшьләр үзәге хезмәткәрләре "Кояшкай" ял лагерында "Минем булачак һөнәрем" дигән квест-уен үткәрделәр. Балалар алты командага бүленеп, кроссвордлар, башваткычлар, төрле биремнәр чиштеләр, кайбер һөнәрләрнең үзенчәлекләре белән таныштылар.