13 июль 2017 яңалыклары
-
Азнакайда авыл туризмын үстерү хакында сөйләштеләр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Азнакайда авыл туризмын үстерүгә багышланган районара семинар-киңәшмә бара. Анда катнашучылар әлеге өлкә буенча тәҗрибә уртаклашалар, районыбызның туризм объектлары буйлап һәм Чатыр-тауга сәяхәт кылдылар, парапланда очып карадылар. Әлеге хакта тулырак газетабызның киләсе санында укый аласыз.
-
Азнакайлы полиция хезмәткәрен мыскыллауда гаепләнә
Азнакай шәһәре прокуратурасы 44 яшьлек ир-атка кузгатылган дәүләт гаепләвен хуплады. Ул дәүләт хезмәткәрен мыскыл итү белән бәйле җинаятьтә гаепләнә. Суд барышында апрель аенда көндез аек булмаган ир-атның "Эссен" сәүдә үзәгендә җәмәгатьчелек тәртибен саклаучы полиция хезмәткәренә әдәпсез сүзләр әйтүе ачыклана. Ул үзенең гаебен тулысынча таный. Гаеплегә штраф салына. Азнакай шәһәр прокуратурасы