22 июнь 2017 яңалыклары
-
Бүген Азнакайда яшәүче Мария Филипповна Синичкина 90 яшен билгеләп үтә. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Аны юбилее белән котларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм башка җитәкчеләр барды. Хезмәт ветераны үзенә булган бу игътибарга бик рәхмәтле калды.
-
Азнакайда мохтаҗ гаиләләргә янгын турында хәбәр бирүче датчиклар куялар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Мәгълүм булганча, торак йортларда чыккан янгыннарның яртысы кешеләр йоклаган вакытта була. Нәкъ менә шушы вакытта кеше төтен исен сизми. Шуңа күрә дә йортларда янгын турында хәбәр бирүче приборлар (алга таба датчиклар) кую зур әһәмияткә ия. Янгын күзәтчелеге бүлеге, 87 нче һәм 24 нче янгын часте, Актүбә, Чалпы, Җиңү бистәләрендәге аерым...